Мәхмүт Галәү

татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе
(М. Галәү битеннән юнәлтелде)

Мәхмүт Галәү, чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

Мәхмүт Галәү
Туган телдә исем Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани
Туган 8 ноябрь 1886(1886-11-08)
Ташкичү, Мәмсә вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 4 ноябрь 1937(1937-11-04) (50 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Тын зираты[d][1]
Яшәгән урын Яңа Рәзән урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәрҗания мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, драматург, публицист,
тәрҗемәче, журналист
Эш бирүче «Туп», Фатих Кәрими басмаханәсе һәм «Кармак»

 Мәхмүт Галәү Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Мәхмүт Галәү

Тормыш юлы

үзгәртү

Язучы хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы Мәрҗания мәдрәсәсендә[2] укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни-сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов-Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 19091913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга. 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә татар телендә сатирик «Кармак» журналы чыгарган.

Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Ырынбурда каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантун бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда — Ырынбур губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, 1921 елда — Мәскәүгә чакырылып, анда «Шәрык» бүлегенә әдәбият бастыру эшләре нәчәлниге итеп билгеләнә. Мәскәүдә яшәгән елларында Мәхмүт Галәү Мәскәү комитеты әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант, әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

Мәхмүт Галәү 1937 дә милләтчелектә гаепләнеп кулга алына; романнарның кулъязмалары конфискацияләнә һәм соңыннан югала. 1937 елның 4 ноябрендә Мәхмүт Галәү атып үтерелә[3], соңыннан аклана. Истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр алдыннан Казанга китерәләр. НКВД биргән белешмә буенча, Мәхмүт Галәүнең атып үтерелүе 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз ителә (чынлыкта, 1937 елның 4 ноябрендә [3]).

Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 1920нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпләрнең берсе» (1931), «Төеннәр» (1928), «Искедән калган мирас», "Әйткән идем бит мин сиңа", "Күкеле сәгать", "Мөселман ите", һ.б. хикәяләр).

Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый: «Салам — торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Колхоз - совхозлар тормышы белән танышу нәтиҗәсе буларак 1933 нче елда "Кабулсай" романы языла. Мәхмүт Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Беренче китап инкыйлабка кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының бунт күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Кызганычка каршы, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала.

«Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 http://mos.memo.ru/shot-40.htm
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-10-25, retrieved 2018-12-19 
  3. 3,0 3,1 http://lists.memo.ru/d8/f70.htm Москва, расстрельные списки - Донской крематорий

Сылтамалар

үзгәртү