Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы (5 февраль 1888 ел — 28 декабрь 1970 ел) — ислам дине әһеле. Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы. Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе.

Мөхлис Үтәбаев
Туган телдә исем баш. Мөхлис Суфиян улы Үтәбаев
Туган 5 февраль 1888(1888-02-05)
Буранбай, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 28 декабрь 1970(1970-12-28) (82 яшь)
Буранбай, Таулыкай авыл шурасы[d], Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер «Рәсүлия» мәдрәсәсе
Һөнәре дин хадиме

Биографиясе үзгәртү

Мөхлис Суфиян улы Үтәбаев 1888 елның 5 февралендә Ырынбур губернасы Орск өязенең Иске Кинҗәбулат[1] авылында туган. Атасы Суфиян авыл мулласы була, хаҗи.

Таулыкай мәдрәсәсендә белем ала. Аннары «Рәсүлия» мәдрәсәсен (Троицк) тәмамлый. Төрки, гарәп, фарсы телләрен белә.

1914 елга кадәр Ырынбур губернасы Орск өязенең Ярмөхәммәт авылы мәдрәсәсендә укыта[2].

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итә, понтоннар буенча белгеч була[3].

Революциядән соң Башкорт милли хәрәкәтенә кушыла. Хәрәкәт лидеры Ә. Ә. Вәлиди белән таныш була.

1919—1920 елларда Башкорт АССРның Бөрҗән-Түңгәвер кантоны секретаре, рәисе булып эшли.

1920 елда Җылаер кантоны мәктәпләрендә укыта.

1931 елның 31 гыйнварында гаиләсе белән Иркутск өлкәсенә махсус авылга сөргенгә озатыла, 1994 елда аклана. Черемхово шәһәрендә биш баласы һәм хатыны — Гобәйдә Камал кызы вафат була.

1937 елның 10 декабрендә кулга алынып, 10 елга иректән мәхрүм ителә. Свердловск өлкәсендә төрмәдә утыра, 1941 елда азат ителә, 1991 елның 18 октябрендә аклана.

1947 елдан Баймак районының Буранбай авылында В. И. Ленин исемендәге колхозда эшли, бер үк вакытта мулла була.

Хәтер үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының Баймак районы Буранбай авылында — үзенең туган авылында — мәчет аның исеме белән атала.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Баймаҡ районы Буранбай ауылы
  2. Башҡорт энциклопедияһы — Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы(Тикшерелгән 2 февраль 2021)
  3. Анатолий Черкалихин, Рашида Краснова {{{башлык}}} // Уфа : журнал. — № 10 (47).

Әдәбият үзгәртү

  • Живая память /авт.-сост. М. М. Утябаева. — Уфа, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

  • Үтәбаев Мөхлис Суфиян улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 2 февраль 2021)