Габдулла Чәлбер

(Мустансир битеннән юнәлтелде)

Габдулла Чәлбер, Мустансир яки Мустансир хәлиф, Габдулла Чәлбер Әтәк улы (ﻣِوﺳﺗﺎﻧﺳﻳﺭ, tat.lat. Ğabdulla Çälber) (1200-1242) — Идел буе Болгары хәкиме. Монголларга каршы көрәшкә җитәкчелек иткән Болгар әмире.

Мустансир
Габдулла Чәлбер
ﻣِوﺳﺗﺎﻧﺳﻳﺭ
Туган телдә исем Мустансир Габдулла Чәлбер
Туган 1200 ел
Болгар шәһәре
Үлгән 1242 ел
Болгар шәһәре
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре сәясәтче, гаскәри

Мустансир хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Кайбер чыганакларда Мустансирны - Габдулла Чәлбер патша булып аталган.

Сарык сугышы үзгәртү

1223 елда Чыңгызхан гаскәр башлыклары - Сөбедәй батыр һәм Җәбә нойон Рус-Кыпчак бердәм гаскәрләрен Калка елгасында тар мар иткән. 1223 елның көзендә монгол армиясе Идел буе Болгары дәүләтенә юнәлгән. Идел болгарлары Нәзир әд-Дин һәм аның улы Габдулла Чәлбер (тәңкәләрдә шулай ук Мустансир имеме очрый) җитәкчелегендә Җигүле таулары янында махсус ныгытмаларны әзерләгән һәм монголларны тулысынча чолгап, күпчелек монгол гаскәриләре әсирлекккә алган. Мәшһүр җиңелми торган Сөбедәй һәм Җәбә нойон үз әсир гаскәриләрен азат иткән өчен сарык тәкәләре белән түләгәннәр (бер гаскәри - бер сарык тәкәсе), шуның өчен сугыш Сарык бәрелеше дип йөртелгән. Кимсетелгән монголлар болгарларга үч алырга ант биргәннәр, шулай итеп Бату ханның беренче төп һөҗүме 1236 елда нәкъ Идел буе Болгары дәүләтенә каршы оештырган.

Монголлар һөҗүме үзгәртү

1236 елның декабрь аенда Бату хан җитәкчелегендә монгол гаскәрләре Идел буе Болгары дәүләтенә һөҗүм иткән. 1236-1237 елларда татар-монгол гаскәре Болгар, Бүләр, Сувар шәһәрләрен яулап алган. Габдулла Чәлбер монголларга каршы көрәшен җитәкләгән (1236-1242), ләкин Болгар дәүләте мөстәкыйльлеге өчен сугышында һәлак булган.

Габдулла Чәлбер үлеменнән соң Идел буе Болгары Монгол империясенә, соңрак Алтын Урда дәүләтенә Болгар олысы буларак кергән.

Вена шәһәренә каршы яу белән барганда, Үгәдәй хан үлеме хакында хәбәр килә һәм Бату хан бөтен гаскәре көнчыгышка борып кайта. Идел буена килеп җиткәч, Бату хан анда калырга карар итә һәм Алтын Урда дигән яңа дәүләткә нигез сала, Алтын Урданың беренче башкаласы Болгар шәһәре була, һөҗүмнән соң шәһәр тиз генә торгызыла һәм зурая. Нәкъ Алтын Урданың беренче башкаласы Болгар шәһәрендә яңа гаять зур дәүләтнең тәртибе урнаштырыла, һәм җирле хакимнәргә (рус кенәзләренә, төрле әмирләргә) идарә итү өчен ярлык бирелә. Соңрак Бату хан дәүләт башкаласы Сарай-Бату шәһәренә күчерелә.

Габдулла Чәлбер үлеменнән соң Идел буе Болгары өчен Алтын Урда составындагы Болгар олысы чоры (1242-1445) башлана.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү