Муктинатх ул Һинд дине тарафдарлары өчен дә, Буддизм тарафдарлары өчен дә изге Вишну авылы. Ул Тһоронг Ла тау узуы итәгендә Муктинатх Үзәнендә Мустангта, Непалда урнашкан. Ул дөньяда иң биек гыйбадәтханәләрнең берсе (биеклеге 3800 м). Урын Ранипаува авылына якын, аны кайвакыт ялгыш Муктинатх дип атыйлар. Һинд динендә ул Мукти Кшетра буларак мәгълүм, турыдан-туры мәгънәдә ул 'азат ителү' урыны (Мокша) буларак мәгълүм. Бу гыйбадәтханә Шри Вайшнава сектасы арасында изге дип саналган булган 108 Дивья Десам (иң олы гыйбадәтханәләр) арасында 106-ынчы булып санала. Биредә Шалиграм бар. Буддистлар аны Чумиг Гьятса дип атыйлар, Стандарт Тибет телендә моның мәгънәсе “Йөз Су”. Тибет Буддачылары өчен Муктинатх “дакини”ларның әһәмиятле урыны булып тора, Күк Биючеләре буларак мәгълүм Алиһәләр һәм 24 Ваджраяна урыннарының берсе. Алар “мурти”ларны Авалокитешвара манифестациясе дип таныйлар, ул барлык Буддаларның мәрхәмәтлелегенең чагылышы булып тора.[1]

Гыйбадәтханә
Муктинатх гыйбадәтханәсе
Ил Непал
Төбәк / район Мустанг районы, Дхавалгири зонасы
Координатлары 28°49′00″ т. к. 83°52′15″ кч. о.HGЯO
Дин Муктинатх, Шри Дэви Тһайяр, Шри Муртхига табыну
Муктинатх һәм Дһаулагири (8167 м)

Корылышы үзгәртү

Шри Муктинатхның үзәк изге урыны Һинду Вайшнавлары тарафыннан Сваям Вьякта Кшетралар буларак мәгълүм сигез иң изге гыйбадәтханәләрнең берсе дип таныла. Башкалары Шрирангам, Шримушнам, Тирупати, Наймишаранья, Тһотадри, Пушкар һәм Бадринатх. Гыйбадәтханә кечкенә. Мурти алтыннан ясалган һәм кеше үлчәмендә. Пракарамның (тышкы сарая яны мәйданы)ның 108 үгез йөзе бар, алар аша су коела. Гыйбадәтханә тирәли 108 торбада ага торган су 108 Шри Вайшнава Дивья Дэзамнардан изге Пушкарини суларын (гыйбадәтханә су саклагычларын) билгели, анда ышанучылар хәтта боз катуына якын температураларда изге коену ясыйлар.

Ритуаллар үзгәртү

Буддистлар табыну башкаралар һәм Буддизм монахы бар. Асаба монахиня гыйбадәтханәдә “пуджа”ларны (дога ритуалларын) башкара. Пилигримнар Илаһка “прасад” (дини ашамлык тәкъдим итүе) тәкъдим итәләр.

Шакти Питха үзгәртү

Муктинатх Гыйбадәтханәсе ятра өчен Шакти Питха дип таныла. Ул 108 Сиддхпитхның берсе һәм Маһадэви дип атала [Дэвибһагват 7.14]. Шакти Питхалар Шактиның (тәүге Галәми энергия) изге сыену урыннары, алар Ходай Шива шуны алып барганда Сати Дэвиның төшкән тән өлешләре белән формаланган. 51 Шакти Питха Шактизм тарафыннан ихтирам ителә, бу аларны Санскритта 51 әлифбага бәйли. Һәр Шакти Питханың Шакти изге урыны һәм гыйбадәтханәдә Бхайрава изге урыны бар. Шакти Муктинатхка "Гандаки Чанди" дип мөрәҗәгать итәләр һәм Бһайравага "Чакрапани" дип мөрәҗәгать итәләр. Биредә Сати Дэвиның чигәсе төшкән дип ышаныла.[2][3][4]

Риваять үзгәртү

Тибет Буддизм традициясендә расланганча Тибетка барганда Падмасамбһава буларак мәгълүм Гуру Ринпоче Муктинатхта медитацияләгән. Бу гыйбадәтханә Һинд дине традициясе изгеләре тарафыннан мактаныла. Гыйбадәтханәнең әһәмиятен сөйләүче язмалар Вишну Пуранада һәм Ганадакья Маһатмьяда бар. Муктинатхтан Кали-Гандаки буйлап су агымы буенча су юлы Вишну гыйбадәтханәсен нигезләү өчен Шилалар яки Шалиграмнар чыганагы. Ул Һинд дине тарафдарлары һәм Буддизм тарафдарлары өчен иң изге урыннарның берсе булып таныла. Аның 108 су чишмәсе бар, бу сан Һинд дине фәлсәфәсендә зур әһәмияткә ия. 108 саны тирәли сер мисалы булып, Һинд дине астрологиясендә 12 зодиак (яки Раши) һәм 9 планета (яки Граха) искә алына, алар 108 комбинация бирәләр. 27 ай йортлары (яки Накшатра) дүрт чиреккә (яки Падага) бүленгән, һәрберсе бергә 108 Пада комбинациясен бирә.

Шри Мурти Маһатмьям үзгәртү

Һинд дине һәм Буддист традициясендә бу урын биш классик элемент (ут, су, күк, җир һәм һава) булган Җирдә бердәнбер урын дип таныла, аннан Галәмдә барлык материаль әйберләр тора. Кали-Гандаки елгасының елга ятагында Ходай Вишнуга табыну өчен кулланылган Шалиграм ташлары бар. Шри Вайшнава фәлсәфәсе буенча, ул Ходай Вишнуга табынуның иң изге урыннарның берсе дип таныла, аңа Мудал патху линдһам тһируможида Налайира Дивья Прабандһа тупланмасында Тһирумангаи Альвар дан җырлаган.Калып:Clarify Берәүгә “даршан”га (илаһи зиярәткә) ия булу өчен сәләтле булырга кирәк дип әйтелә. Ходай Шри Вишну “мурти”сы һәм Шри Дэви Алиһәсе һәм Бху Дэви Дживан Мукти бирә дип ышаныла, шулай итеп ул Муктинатх дип атала.

Шри Вайшнавик искә алуы үзгәртү

 
Муктинатхка барганда кечкенә елга.

Шри Вайшнава традициясе Һинд диненең суб-сектасы, ул хәзерге көн Көньяк Һиндстанда Тамилнадта доминант булып тора. Гыйбадәтханә янында агып торучы Гһантаки елгасының Шалаграм дип аталган таш төре бар. Ташның төрле урыннары Вишнуның төрле формалары буларак табыныла. Ак төс Васудэва дип таныла, кара төс Вишну, яшел Нараяна, зәңгәр төс Кришна, алтынсу сары & кызгыл сары Нарасимха һәм сарыда Ваманабуларак табыныла. Ташлар төрле формаларда табыла, хәттә Вишнуның символлары кабырчык һәм Чакра формалары итеп.[5]

Дини әһәмияте үзгәртү

Гыйбадәтханәне Налайира Дивья Прабандһам дип ихтирам итәләр, бер гимнда Куласехара Альварның 7-енче – 9-ынчы Вайшнав канонында. Гыйбадәтханә Дивьядэсам буларак төркемләнә, бу китапта искә алынган 108 Вишну гыйбадәтханәләрнең берсе. Күп тугърылар аңа кертем ясаганнар, аеруча Альварлар. Тһирумангаи Альварлар Муктинатхка барып җитә алмаганнар, әмма якындагы урыннан Ходай Шри Муртига 10 пашурамны җыpлaганнар. Перий Альвар Шри Муртига "Салаграмамудайя Намби" буларак дан җырлаган.[5] Шривиллипуттурның (Тамилнадта иң ихтирам ителгән Шривайшнав пилигрим үзәге) понтифигы , Шри Манавала Мамунигал Матт Эйч. Эйч питам Шри Шри Сатакопа Рамануджа Джейяр Свамиджи 2009 елның 3 һәм 5 август арасында башкарылган яджнада Андал (Шри Готха Дэви), Рамануджа, һәм Манавала Мамунигал потларын корган. Тугърылар тарафыннан бу Муктинатх тарихында бу әһәмиятле вакыт ноктасы дип таныла. Тугърыларның зур төркеме гыйбадәтханәгә киләләр, шунда Ходай Шри Парамапатха формасында Шри, Бхуми, Нила һәм Готха Дэви илаһи хатыннары белән яши.

Ничек барып җитәргә үзгәртү

Игътибар итегез: Махсус треккинг ихтыяҗы юк. (Бары тик аннапурна өчен)

Юл - Катмандудан -> Похра ->Бени -> Гһаса -> Джомсом (Калкулык нигезендә)

      Горакхпурдан -> Похра -> Бени -> Гһаса -> Джомсом (Калкулык нигезендә)

Иң яхшы сайлау – Катмандудан (Тһамел) иртә белән автобуста чыгып Бенига кичке сәгать 8-дә килергә. Бенидан иртә белән Джомсомга туры автобус йөри. Шулай итеп Муктинатхка кичке 12-дә килергә. Бу даршан өчен һәм кайту өчен күп вакыт алачак. Һава - Бангалор/Ченнаи/Дәлһи/Мумбаи - Катманду -> Похра ->Джомсом (Калкулык нигезе) Игътибар итегез – Бангалордан Катмандуга туры очыш, шулай ук Яңа Дәһлидән туры очышлар бар.

Җайлашулар үзгәртү

Муктинатх гыйбадәтханәсендә күп кунакханәләр һәм йортлар бар. Шулай ук Джамсом калкулык нигезендә җайлашу һәм ашамлык бар.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Zurick, David (2006). Illustrated Atlas of the Himalayas. Lexington: University Press of Kentucky. p. 153. 
  2. (Translator), F. Max Muller (June 1, 2004). The Upanishads, Vol I. Kessinger Publishing, LLC. ISBN 1419186418. 
  3. (Translator), F. Max Muller (July 26, 2004). The Upanishads Part II: The Sacred Books of the East Part Fifteen. Kessinger Publishing, LLC. ISBN 1417930160. 
  4. Kottiyoor Devaswam Temple Administration Portal. Kottiyoor Devaswam. 20 July 2013 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 R., Dr. Vijayalakshmy (2001). An introduction to religion and Philosophy - Tévarám and Tivviyappirapantam (1st ed.). Chennai: International Institute of Tamil Studies. pp. 489–90. https://archive.org/details/dli.jZY9lup2kZl6TuXGlZQdjZY2lZpy.TVA_BOK_0006115. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү