Мордовиянең административ-территориаль бүленеше
Мордовия Республикасы хәзерге вакытта 22 административ районга һәм 3 республика буйсынудагы шәһәргә бүленә.
Административ-территориаль бүленеше
үзгәртүМуниципаль районнар
үзгәртү№ | Муниципаль берәмлек |
Административ үзәге |
Эрзәчә исем | Мокшача исем | Халык саны | Мәйдан |
---|---|---|---|---|---|---|
1 | Ардатау районы | Ардатау | Орданьбуе | Ардатауань район | 28350 | 1192,5 |
2 | Атюрьево районы | Атюрьево | Атюрьбуе | Атерень район | 9933 | 826,1 |
3 | Әтәш районы | Әтәш | Отяжбуе | Атяшевань район | 19476 | 1 095,8 |
4 | Олы Березники районы | Олы Березники | Покш Килейбуе | Оцю Березниконь район | 13572 | 957,7 |
5 | Олы Игнатово район | Олы Игнатово | Покш Игнадбуе | Оцю Игнатовань район | 8439 | 834,2 |
6 | Дубёнки районы | Дубёнки | Тумобуе | Дубёнкань район | 13684 | 896,9 |
7 | Ельники районы | Ельники | Кузбуе | Ельниконь район | 11917 | 1056 |
8 | Зубова Поляна районы | Зубова Поляна | Пейкужо буе | Зубунь район | 60532 | 2710 |
9 | Инсар районы | Инсар | Инесаро буе | Инзарань район | 13707 | 968,6 |
10 | Ичалки районы | Кемля | Ицял буе | Ичалконь район | 20793 | 1265 |
11 | Кадошкино районы | Кадошкино | Кадоньбуе | Кадажень район | 7706 | 618,6 |
12 | Ковылкино районы | Ковылкино | Ковёлбуе | Лашмонь район | 48000 | 2015,7 |
13 | Кочкурово районы | Кочкурово | Кочкурбуе | Кочкуровань район | 10640 | 816,46 |
14 | Краснослободск районы | Краснослободск | Якстерекуро буе | Ошень район | 26521 | 1379,4 |
15 | Ләмбрә районы | Ләмбрә | Лямбирьбуе | Лямбирень район | 32883 | 852 |
16 | Рузай районы | Рузай | Оразайбуе | Орозаень район | 66537 | 1089,5 |
17 | Ромоданово районы | Ромоданово | Рамаданбуе | Ромодановань район | 20347 | 820,8 |
18 | Иске Шайгово районы | Иске Шайгово | Ташто Шайгабуе | Сире Шяйгавонь район | 13604 | 1419,4 |
19 | Темников районы | Темников | Чополтбуе | Темникавонь район | 17397 | 1936,8 |
20 | Тәңгүш районы | Тәңгүш | Теньгушбуе | Теньгжелень район | 12494 | 845,94 |
21 | Тәрби районы | Тәрби | Торбейбуе | Тарбеень район | 21184 | 1128,92 |
22 | Чамзинка районы | Чамзинка | Чаунзабуе | Чамзинкань район | 31724 | 1009,5 |
Республика буйсынудагы шәһәрләр
үзгәртү№ | Муниципаль берәмлек |
Эрзәчә исем | Мокшача исем | Халык саны | Мәйдан |
---|---|---|---|---|---|
1 | Саранск | Саранош | Саран ош | 324981 | 383 |
2 | Рузай | Орозай | Оразай ош | 47529 | 27 |
3 | Ковылкино | Ковёл | Лашма | 21347 | 41 |
Тарих
үзгәртү1928 елның 16 маендагы БҮБК «Урта Идел өлкәсенең округлары, районнары һәм аларның үзәкләре турында» карары белән Мордва округы оештырыла (үзәге — Саранск).
Иң башта округ 23 районга бүленгән: Ардатау, Әтәш, Ачадово, Беднодемьян, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Инсар, Ковылкино, Козловка, Кочкурово, Краснослободск, Наровчат, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Талызинг, Темников, Тәңгүш, Тәрби, Чамзинка.
1930 елның 30 гыйнварындагы БҮБК карары белән Мордва округы Урта Идел крае составындагы Мордва автономияле өлкәсенә үзгәртеп корылган (чикләрнең кайбер үзгәрешләре белән; кайбер авыл советлары Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород крае һәм Урта Идел краеның Пенза округы составларына күчкәннәр).
Мордва автономияле өлкәсе 22 районга бүленгән: Ардатау, Әтәш, Ачадово, Олы Березники, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Инсар, Ичалки, Ковылкино, Козловка, Кочкурово, Краснослободск, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Темников, Тәңгүш, Тәрби, Чамзинка.
1933 елның 20 июлендә Ләмбрә районы барлыкка килгән.
1934 елның 20 декабрьдагы БҮБК карары белән Мордва автономияле өлкәсенә Урта Идел крае составындагы Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корылган.
1935 елның 25 гыйнварында БҮБК Мордва АССРның яңа район челтәре раслау турында карарын кылган: Ардатау, Әтәш, Олы Березники, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Игнатово, Инсар, Ичалки, Кадошкино, Ковылкино, Кочкурово, Краснослободск, Ләмбрә, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Темников, Тәңгүш, Тәрби, Чамзинка.
1936 елда Мордва АССР Куйбышев крае составыннан аерылып чыгарылган.
1937 елның 10 маендагы БҮБК карары белән яңа 7 район барлыкка килгән: Атюрьево, Вертелим, Козловка, Лада, Пурдошки, Иске Синдрово, Ширингуши.
1938 елда Вертелим районының үзәге Мельцаныга күчерелә, район исеме Мельцаны районы итеп үзгәртелгән.
1944 елның 10 февралендагы БҮБК карары белән яңа 2 район барлыкка килгән: Болдово һәм Майдан.
1938 елда Майдан районының исеме Кочелаево районы итеп үзгәртелгән.
1959 елның 14 мартындагы БҮБК карары белән 7 район бетерелгән: Болдово, Козловка, Кочелаево, Лада, Саранск, Иске Синдрово, Ширингуши.
1962 елның 14 декабрьдагы Мордва АССР Югары Советы президиумы карары буенча 25 бар булган район урынына 10 авыл районы барлыкка килгәннәр: Ардатау, Әтәш, Ковылкино, Краснослободск, Ромоданово, Рузай, Иске Шайгово, Темников, Тәрби, Чамзинка; башка районнар бетерлгәннәр.
1962 елның 30 декабрьдагы Мордва АССР Югары Советы президиумы карары белән Зубова Поляна сәнәгый районы барлыкка килгән.
1964 елның 4 мартындагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән яңа 2 авыл районы барлыкка килгән: Атюрьево һәм Олы Березники.
1965 елның 12 гыйнварындагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән авыл районнары һәм Зубова Поляна сәнәгый районы гади районнарга үзгәртеп корылалар; яңа 6 район барлыкка килә: Олы Игнатово, Дубӗнки, Ельники, Зубова Поляна, Кочкурово, Тәңгүш.
1966 елның 6 декабрендагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән яңа Ләмбрә районы барлыкка килгән.
1991 елның 13 мартындагы Мордва ССР Югары Советы президиумы карары белән Кадошкино районы барлыкка килгән.