Чамзинка районы (рус. Чамзинский район, эрз. Чаунзабуе, мукш. Чамзинкань аймак) — Мордовия составына керүче муниципаль район.

Чамзинка районы
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Мордовия

Административ үзәк

Чамзинка

Нигезләү датасы

1928

Район башлыгы

Цыбаков Вячеслав Геннадий улы[1]

Халык саны  (2010)

31 639 кеше

Мәйдан

1009,5 км²

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

13

http://www.chamzinkarm.ru/

Үзәге — Чамзинка шәһәр тибындагы бистәсе.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк Ичалки районы
Төньяк-көнчыгыш Әтәш районы
Көнчыгыш Дубёнки районы
Көньяк Олы Березники районы, Ләмберә районы
Көнбатыш Ромоданово районы

Тарих үзгәртү

Район 1928 елның 16 июлендә Урта Идел өлкәсенең Мордва округы составында барлыкка килгән.

1937 елда район өлеше Лада районы составына тапшырылган; 1959 елда кире кайтарылган. 1959 елда ук район составына Саранск районы өлеше кертелгән.

1962 елда Чамзинка авыл районына үзгәртеп корылган: Чамзинка районы территориясеннән тыш, район составына Олы Березники районы территориясе кертелгән.

1965 елның гыйнварында Чамзинка районы кире корыла; шул ук елның ноябрендә Олы Березники районы торгызылган.

Халык үзгәртү

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
39 591 33 055 38 868 35 051 36 186 33 871 31 639

Милли состав үзгәртү

Милләт 1939[9] 2002[10] 2010[11]
мордва 38,2% 38,1% 48,1%
руслар 59,8% 58,5% 48,7%
татарлар 0,6% 2,0% 2,0%

Административ бүленеш үзгәртү

  1. Алексеевка авыл җирлеге
  2. Апраксино авыл җирлеге
  3. Кече Маресево авыл җирлеге
  4. Красный-Посёлок авыл җирлеге
  5. Кульмино авыл җирлеге
  6. Медаево авыл җирлеге
  7. Мичурино авыл җирлеге
  8. Мокшалей авыл җирлеге
  9. Олы Маресево авыл җирлеге
  10. Олы Ремезенки авыл җирлеге
  11. Отрадное авыл җирлеге
  12. Пичеуры авыл җирлеге
  13. Сабур-Мачкасы авыл җирлеге

Искәрмәләр үзгәртү