Ромоданово (рус. Ромоданово) — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Ромоданово районының административ үзәге.

Ромоданово
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Мордовия
Район Ромоданово районы
Координатлар 54°25'39"тн, 45°19'47"кнч
Беренче телгә алу 1622
Мәркәз биеклеге 130 м
Халык саны 9 410 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 431602

Халык саны — 9 410 кеше (2010).[1]

Исем чыганагы үзгәртү

Ромоданово Ромодановскийлар кенәзләре (17 гасырда авыл биләүчеләре) фамилиясе буенча аталган.

География үзгәртү

Ромоданово Инсар елгасы өстендә, Сарансктан 30 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Горький тимер юлының Красный Узел станциясе; Станция аша Куйбышев һәм Горький тимер юлларның чиге уза.

Тарих үзгәртү

Ромоданово авылы беренче тапкыр 1622 елда телгә алына. 17 гасырда авылның берничә исем бар булган: Кош-Помра, Никольское (чиркәү исеме буенча) һәм Ромоданово (авыл биләүчеләр фамилиясе буенча).

1893 елда Ромоданово аша Мәскәү-Казан тимер юлы төзелә, Ромодановода станция төзелә. 1903 елдан Ромоданово (соңрак Тимирязево, Красный Узел) — узел станциясе.

1928 елданРомоданово районының административ үзәге.

1958 елданшәһәр тибындагы бистә.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
7 045 10 432 9 292 10 083 9 871 9 410

Милли состав: руслар — 85,9%, мордва — 9,0%, татарлар — 3,7%.[8]

Икътисад үзгәртү

«Ромодановосахар» ААҖ, «Элеком» агросәнәгый берләшмәсе, спиртзавод.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү