Модест Киттары

Модест Киттары, Модест Яков улы Киттары (рус. Модест Яковлевич Киттары, 1825 елның 22 ноябре (4 декабре), Пермь1880 елның 28 марты (9 апреле), Петербург) — химик-технолог, фән докторы (1847), Казан университетының химия фәннәре укытучысы һәм профессоры (1850), Казанда шәм-стеарин җитештерү, сабын кайнату сәнагатьләренә нигез салучы - проектын төзүче (1854). Мәскәү университетының атказанган профессоры (1859).

Модест Киттары
Туган телдә исем Модест Яков улы Киттары
Туган 22 ноябрь 1825(1825-11-22)
Россия империясе, Пермь
Үлгән 28 март 1880(1880-03-28) (54 яшь)
Петербург
Милләт поляк
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Пирем ирләр гимназиясе[d] һәм Казан Император университеты[1]
Һөнәре химик-технолог
Эш бирүче Казан Император университеты[1] һәм Мәскәү император университеты[d][1]
Җефет Поликсения Кондырева
Ата-ана
  • Яков Киттары, поляк дворяны (әти)
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
Гыйльми дәрәҗә: магистр[d][1] һәм табигать фәннәре докторы[d][1]

 Модест Киттары Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1825 елның 22 ноябрендә (4 декабрендә) Пермь шәһәрендә, сөргенгә сөрелгән поляк асылзаты Яков Франц улы Киттары (Kittary) гаиләсендә туган. Әтисе башта Көнгер[2], аннары Пермь губернасы җир үлчәүчесе булып эшләгән.

Казан чоры

үзгәртү
 
Казан чоры фотосурәте
 
Крестовниковлар заводы

Модест Пермьдә гимназия тәмамлагач, Казан император университетына укырга керә, анда химия фәнен кызыксынып өйрәнә (укытучысы-остазы профессор Николай Зинин (1812-1880)). 1844 елда университетны табигать фәннәре разряды буенча тәмамлый. 1844-1848 елларда университетның химия һәм технология лабораториясендә лаборант булып хезмәт итә. 1845 елда зоология буенча (мәрсиннәр турында) диссертация яклап, магистрлык дәрәҗәсе ала. 1848 елда, үрмәкүчсыманнар буенча диссертация яклап, табигать фәннәре докторы дәрәҗәсе ала. 1847 елда Петербургка укытырга киткән Н.Н. Зинин урынына, Казан император университетында химия фәннәреннән укытучы итеп билгеләнә, 1850 елдан экстраординар, 1853 елдан ординар профессор. 1851 елда Лондонда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә (en) эксперт (бәяләүче) буларак катнаша. Анда алган тәҗрибәсе 1852 елда Казанда узган Бөтендөнья авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен һәм 1854 елда Вяткада узган округ күргәзмәсен оештыруда файдаланыла.

Казан икътисадый җәмгыяте эшчәнлеген җанландырып җибәрә, җәмгыятнең журналын («Записки Императорского Казанского экономического общества») нигезли, 1854-1857 елларда басманың мөхәррире дә булып тора. Әлеге басмада шәм, сабын кайнату, күн сәнәгате буенча 150 дән артык мәкаләсен бастыра[3]. 1854 елда Казанда шәм-стеарин заводы проектын төзи. 1855 елда Мәскәү астында киҗе-мамык фабрикасы хуҗалары булган бертуган Александр, Василий һәм Константин Крестовниковлар туплаган капиталларын (20 мең сум ) яңа җитештерү оешмасына салалар, М.Я. Киттары төзегән проекттан файдаланып, Казанның Пләтән бистәсе Екатерина урамында (хәзерге Тукай урамы) стеарин-шәм заводы (хәзерге Нәфис холдингы) бинасы коралар. 1857 елда заводта 200 эшче 300 мең сумлык тауар җитештерсә, 1880 елда инде заводның 1 500 эшчесе 4 395 000 сумлык тауар җитештерә.

Казан император университеты профессоры кызы Поликсения Кондыревага өйләнә.

Мәскәү чоры

үзгәртү

1857 елда Мәскәү сәүдәгәрләре-фабрикантлары чакыруы буенча Казаннан Мәскәүгә китә, Мәскәү университетында әлеге сәүдәгәрләр акчасына ачылган технология, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм архитектура кафедрасын (ординар профессор вазифасында) җитәкләргә ризалык бирә. Бер үк вакытта Мәскәү коммерция укуханәсендә (хәзерге Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ) химия фәненнән укыта, Мәскәү коммерция фәннәре гамәли академиясе эшчәнлеген җитәкли.

1879 елда Петербургка күчә. Анда Россия империясе хәрби министрлыгының баш интендант идарәсе каршындагы техник комитет рәисе итеп билгеләнә. 1880 елның 28 мартында (9 апрелендә) Петербургта вафат була. Мәскәү өлкәсендә хәзерге Солнечногорск районында җирләнгән.

Хезмәтләре

үзгәртү

«Очистка конопляного масла по способу М. Киттары» (1860), «Публичный курс товароведения» (1860), «Лекции технологии» (1861), «Выработка крахмала» (1862), «Публичный курс винокурения» (1866) һ.б.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.: Издательский дом «Титул-Казань», 2011. (рус.) ISBN 5-7497-0017-8, ISBN 978-5-7497-0017-6

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү