Михаил Филатов (16 апрель 1887 ел29 сентябрь 1942 ел) — Россия империясенең Һәм ССРБ-ның инженер-геологы, туфрак белгече, җир катламы гыйлеменә нигез салучыларның берсе, МДУ-ның җир катламы гыйлеме (грунтоведение) буенча кафедрасын нигезләүче, туфрак белгече профессоры (1929) геолого-минералогия һәм техник фәннәр докторы (1935), МДУ-ның грунтоведение кафедрасы мөдире (1938-1942) РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (Б1940).

Михаил Филатов
Туган 16 апрель 1877(1877-04-16)
Түре (шәһәр), Тубыл гөбернәсе, Көнбатыш Себер янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 29 сентябрь 1942(1942-09-29) (65 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү император университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Михаил Михайлович Филатов 1887 елның 16 апрелендә Тубыл губернасында туган.

1896 елда Тубыл гимназиясен тәмамлыйһәм шул ук елда Мәскәү университетының физика-математика факультетының табигый фәннәр бүлегенә укырга керә, бер үк вакытта медицина факультетында укый.

1903 елда университетны «техник һәм агрономия химиясе» һөнәре буенча I дәрәҗәдәге диплом белән тәмамлый. А. Н. Сабанин җитәкчелендә « Көнбатыш Себер туфрагының химик составы» темасына диплом эшен яклый.

1906 елда медицина факультетын калдырып, үзен тулысынча туфрак өйрәнү гыйлеменә багышлый.1908 елда Мәскәү университеты каршындагы Агрономия институтында штаттан тыш лаборант булып эшли.1908-1914 елларда «Россиянең Азия колонизацион районнарын тикшерү буенча туфрак-ботаника экспедициясе» составында Байкал аръягында, Себердә һәм аның башка районнарында туфрак-ботаника тикшеренүләре үткәрә.

1913-1915 елларда  — Пенза, Мәскәү губерналарының туфрагын өйрәнә.1914 елда Мәскәү университеты каршындагы агрономия лабораториясенең ассистенты итеп тәгаенләнә. 1921 елда Мәскәү дәүләт университетында туфрак географиясе курсыннан лекцияләр укый һәм бер үк вакытта Мәскәү дәүләт межалау институты инженерно-мелиоратив факультетының туфрак гыйлеме буенча профессоры итеп сайлана.1927 елда Мәскәү дәүләт университеты доценты итеп раслана. 1929 елда туфрак гыйлеме буенча профессор; 1918 елда Халык хуҗалыгы Югары советының (ВСНХ) химия сәнәгате баш идарәсе бүлеге мөдире, 1922-1924 елларда Мәскәү межалау институтының инженерно - мелиоратив факультеты буенча һәм Иваново-Вознесенский политехник институтының туфрак гыйлеме һәм геология кафедрасы буенча профессор.

19291931 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең Туфрак институты директоры.

1938 елда М. М. Филатов Мәскәү университетында җир катламнарын өйрәнү (грунтоведение) кафедрасын оештыра һәм аның тәүге мөдире (беренче кафедра грунтоведение кафедрасы утырышы 19 февраль 1938 утә).

1935 елда аңа геология-минералогия һәм техника фәннәре докторы гыйльми дәрәҗә бирелә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

М. М. Филатов гыйльми тикшеренүләрендә үзен талантлы туфрак белгече, географ, җир белгече һәм инженер-геолог итеп күрсәтә. Ул җир катламы гыйлеменең төп методологиясен эшли, 1927 елдан бу дисциплинаның эчтәлеген билгели, җир токымнарын тикшерү методикасының хәләтен билгели. Грунтоведениене яңа фәнни дисциплина буларак нигезли. Инженер корылмалар йогынтысы астында булган табигый-тарихи берәмлекләр буларак,җир токымнарын өйрәнү кирәклеге турында мәсьәләне М. М. Филатов тәүгеләрдән булып куя.

Фәнни-оештыру эшчәнлеге үзгәртү

М. М. Филатов Мәскәү университетында зур фәнни-оештыру эшләре алып бара:

  • Мәскәү университеты идарәсе әгъзасы (1925-1927);
  • Мәскәү университетының уку бүлеге проректоры һәм ректор урынбасары (1940-1942);
  • Мәскәү университетының административ-хуҗалык бүлеге проректоры (1927);
  • ССРБ Дәүләт планы сәнәгать секциясенең әгъзасы (1924-1926);

1941 елның ноябреннән — 1942 елның августына кадәр Мәскәү университетының ректор вазифасын башкаручы (Ашхабадка эвакуцияләнгән өлеше Свердловскига күчкәнче.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Төп хезмәтләре үзгәртү

      • Филатов М. М. К вопросу о генезисе ортзанда // Русский почвовед. — 1922. — № 1—3.
      • Филатов М. М. Очерк почв Московской губернии. — М., 1923, — 40 с.
      • Филатов М. М. Улучшение глинистых грунтовых дорог обжигом. — М., 1928.
      • Филатов М. М. Почвы и грунты в дорожном деле // Дорожное грунтоведение. — М.-Л., 1932. — 304 с.
      • Филатов М. М. О микроструктуре грунтов в связи с деформациями их под влиянием нагрузки // Тр. Совещ. секции Межд. ассоц. почвоведов. — 1933. — Т. 5. — № 3.
      • Филатов М. М. Основы дорожного грунтоведения. — М.-Л.: 1936. — 538 с.
      • Филатов М. М. Лабораторный практикум по морфологии, физике и механике грунтов. — М.-Л.: Гострансиздат, 1936. — 92 с.
      • Филатов М. М. Стабилизация дорожных грунтов и её теоретическое обоснование // Дорога и автомобиль. — 1937. — № 3.
      • Филатов М. М. Стабилизация дорожных грунтов прогревом, солями, битуминозными, дёгтевыми и другими материалами // В сб.: Стабилизация грунтов. — М.: Изд-во Гушосдор, 1938. — С. 5—33.
      • Филатов М. М. География почв СССР. — М.: Учпедгиз, 1945. — 344 с.

Әдәбият үзгәртү

    • Профессора Московского университета. 1755-2004: Биографический словарь. Том 2: М-Я / Авт.-сост. А. Г. Рябухин, Г. В. Брянцева. — М.: Изд-во МГУ, 2005. — С. 562.
    • Королев В. А., Герасимова А. С., Кривошеева З. А. Инженер-геолог Московского университета. Биографы-библиографический справочник / Под ред. В. К. Трофимова. — М.: Изд-во МГУ, 1998. — С. 165-167.

Сылтамалар үзгәртү