Милләт

индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыяте
(Милли битеннән юнәлтелде)

Милләт (гарәпчәдән – millah, ملة) яки нация (лат. nātĭō) — индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыяте[1].

Милләт
 Милләт Викиҗыентыкта

Үртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла алучы сүз.[2] Бу билгеләмә буенча милләт географик чикләре булмаган бер төшенчә дип күрсәтелә. Шулай ук, бу сүз этник төзелешләренә карамастан берәр суверен дәүләттә яшәүче кешеләрнең кебек уртак территория һәм хөкүмәт системасының хезмәтләрен бүлешүчеләрне билгеләү өчен кулланыла ала .[3][4]

Тар мәгънәсендә, Төньяк Америка кызылтәнлеләр (ингл.) кебек җәмгыятьләргә кергән халыкларны билгели ала.[2]

Халыкара хокукта милли дәүләтнең синонимы булып тора.

Этимология үзгәртү

Милләт үзгәртү

Милләт сүзе IV гасырда диннәре Зәрдөштлек булган фарсыларның   Сассанид империясе (ингл.) дәүләтләре чакларында Христианлык динен тотып яшәгән азчылыкларны билгеләр өчен кулланыла.[5]

 /  Госманлы империясендәге 1839 елда Танзимат реформалары (ингл.) кертелә башлавыннан соң дәүләт тарафыннан хокуклары якланылган һәм үз кануннары буенча хөкем ителгән азчылык дини төркемнәрне (ингл.) билгеләү өчен кулланыла[6].

Нация үзгәртү

Нация сүзенең тамыры булган nātĭō туры мәгънәдә "туган бер әйбер" дигәне.[7]

Классик латин телендә б.э.к. 44 елда Цицерон (ингл.) тарафыннан “Марк Антонийга (ингл.) каршы филиппик язулары (ингл.)” исемле сериясендә түбәнрәк дип күрелгән тышкы нацияләр (халыклар нацияләре, расалар) һәм  /  Көнбатыш Рим империясеның civitas ("мәдәниятле җәмгыять") турында бәхәстә кулланыла:

"Omnes nationes servitutem ferre possunt: nostra civitas non potest."
("Бар расалар коллыкта яши ала, ә безнең мәдәни җәмгыятебез – юк.")|en:Cicero|Orationes: Pro Milone, Pro Marcello, Pro Ligario, Pro rege Deiotaro|Philippicae I-XIV[8]


Сүзнең бүгенге мәгънәдә инде 968 елда кулланылганы турындагы игъланнар тарихи документлар белән нигезләнмәгән.[9]

Фәнни тикшеренүләр үзгәртү

Вәзгыять, гомумән алганда, социология һәм политология фәннәре тарафыннан өйрәнелә. Тикшеренүләр төп ике юнәлештә алып барыла - этник (en) һәм ватандашлар милләте (en) тойгылары (милләтчелек).[10][11] Бүгенге көндә анализ гадәттә милли кемлекне төзү тирәсендәге хисләргә, индивид яки төркем дәрәҗәсендә аңлы яки аңсыз килеш, ихтыярый яки киресенчә эшләгән механизмнарны ачыклауга багышланган иҗтимагый-тарихи тикшеренүләргә нигезләнә. Кайберәүләре бу процессларда дәүләт һәм коммуникацияләр, аеруча икътисади мәсьәләләр өлкәсендә, еш төп ролләрен уйнаганнарын ачыклый.[10]

Психологик ягыннан, милләт үзләрен аның әгъзалары буларак хис иткән кешеләр тарафыннан үз хыял итү көче ярдәмендә булдырылган уйдырма җәмгыять (ru) буларак аңлатыла. [12].

Кешеләрнең үзләрен берәр милләт әгъзасы буларак санарга килүләре һәм дәвам итүләре механизмын XIX-XX гасырлары чигендә формалашкан иҗтимагый-сәяси инженерия (en) тармагындагы галимнәр өйрәнә.[13] 1960-елларда АКШта иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр арасында Жан-Жак Руссо XVIII гасырда ук керткән иҗтимагый дин (en) концепциясе популярлык казана, төрле кыйммәтләрне ассызыклаучы мөрәсим һәм символларның кулланылышының милли берлек хисенә тәэсире буенча эзләнүләр башлана.[14]

Урта гасырларда таралган nationes үзгәртү


Замандаш мәгънәсе үзгәртү

Бүгенге көндә милләт сүзе ике төп төшенчәне билгеләп кулланыла:

  1. этник үзенчәлекләре нигезендә формалашкан җәмгыяви төркем - этносны билгеләгәндә (иң еш очрый).
  2. билгеле бер дәүләтнең гражданнарыннан торган иҗтимагый-сәяси берлек - ватандашлык

Нация сүзе соңгы арада халыкара кулланылышта берәр дәүләтнең ватандашларыннан торган җәмгыяви төркемнең кемлеген (ингл.) билгеләүче терминга таба үзгәрә башлады [15]

Татар милләте үзгәртү

  Төп мәкалә: Татарлар

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Терешкович П. В. Нация 2012 елның 30 июль көнендә архивланган. // Философский справочник.
  2. 2,0 2,1 World Book Dictionary defines nation as “the people occupying the same country, united under the same government, and usually speaking the same language”. Another definition is that nation is a “sovereign state.” It also says nation can refer to “a people, race, or tribe; those having the same descent, language, and history.” World Book Dictionary also gives this definition: “a tribe of North American Indians.” Webster’s New Encyclopedic Dictionary defines nation as “a community of people composed of one or more nationalities with its own territory and government” and also as “a tribe or federation of tribes (as of American Indians)”.
  3. "Nation". Collins English Dictionary - Complete & Unabridged (11th ed.). http://www.collinsdictionary.com/dictionary/english/nation. Retrieved 31 August 2012. "1. an aggregation of people or peoples of one or more cultures, races, etc, organized into a single state: the Australian nation". 
  4. Bretton, Henry L. (1986). International relations in the nuclear age: one world, difficult to manage. Albany: State University of New York Press. p. 5. ISBN 0-88706-040-4. http://books.google.ie/books?id=wCpKUmCpmoEC&lpg=PR4&dq=0-88706-040-4&pg=PA5#v=onepage&q=0-88706-040-4&f=false. Retrieved 17 June 2011. "It should be stated at the outset that the term nation has two distinctly different uses. In a legal sense it is synonymous with the state as a whole regardless of the number of different ethnic or national groups–nationalities–contained within it. In that sense, one speaks of nation and means state." 
  5. Wigram, William Anger (2004). An introduction to the history of the Armenian Church. Gorgias Press. ISBN 978-1-59333-103-0. http://books.google.com/?id=PRkDQrsWxXUC&printsec=frontcover&dq=isbn=1593331037&cd=1#v=onepage&q=melet. (үле сылтама)
  6. Sachedina, Abdulaziz Abdulhussein (2001). The Islamic Roots of Democratic Pluralism. en:Oxford University Press. ISBN 0-19-513991-7. 
  7. Harper, Douglas. Nation. Online Etymology Dictionary. 5 June 2011 тикшерелгән..
  8. Online at Tufts.edu
  9. en:Liutprand of Cremona used the Latin word gens ("clan") not natio in his Relatio De Legatione Constantinopolitana, par. 7, that only in the modern times became translated as "nation" (in the translation by Henderson).
  10. 10,0 10,1 Noiriel, Gérard (1992). Population, immigration et identité national en France:XIX-XX Siècle.. Hachette. ISBN 2010166779. 
  11. Rogers Brubaker, Citizenship and nationhood in France and Germany, Harvard University Press, 1992, ISBN 978-0-674-13178-1
  12. Андерсон, Бенедикт. Воображаемые сообщества. М.: Канон-Пресс-Ц, Кучково поле, 2001 г. ISBN 5-93354-017-3, стр. 30-32
  13. Östlund, David (2007). «A knower and friend of human beings, not machines: The business career of the terminology of social engineering, 1894-1910». Ideas in History 2 (2): 43-82. ISSN 1890-1832. Проверено 2016-09-05.
  14. William H. Swatos; Peter Kivisto (1998). Encyclopedia of Religion and Society. Rowman Altamira. pp. 94–96. ISBN 9780761989561. https://books.google.com/books?id=6TMFoMFe-D8C&pg=PA94. 
  15. ..."РФнең күп милләтле халкы" төшенчәсен "Россия гражданлык нациясе" төшенчәсенә алыштыру...(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү