Нәгыймә Балтачиева: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = ''Нәгыймә Балтачиева''<br/><small>''Найма Балтачеева''</small> | рәсем = Н.Балтачиева.jpg | рәсем…» |
(аермасы юк)
|
24 ноя 2014, 20:34 юрамасы
Нәгыймә Балтачиева (Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева, рус. Найма Валеевна Балтачеева) – балет артисты, мөгаллиме. РСФСР(1967), ТАССР (1965), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Нәгыймә Балтачиева Найма Балтачеева | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева |
Туган | 23 февраль 1913 Петроград, Русия империясе |
Үлгән | 18 гыйнвар 1984 (70 яшь) Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | балет артисты, мөгаллим |
Тәрҗемәи хәле
1913 елның 23 февралендә (8 мартында) Петроградта туган.
- 1935 елда Ленинград хореография укуханәсен (А. Ваганова сыйныфы) тәмамлый.
- 1935-1956 елларда Ленинградта С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында (хәзерге Мария театры) бии.
- 1946-1973 елларда Ленинград хореография укуханәсенең классик бию мөгаллиме.
- 1952-1978 елларда Киров театрында мөгаллим-репетитор. Финляндия, Болгария, Маҗарстан, ГДРтеатрларында мөгаллим-репетитор булып эшли.[1]
Ленинград хореография укуханәсенә укырга килгән татар-башкорт яшьләренә (шул исәптән Рудольф Нуриевка) Н.В. Балтачиева, аның ире Г.Л. Кумысников, энесе Таһир Балтачиев һәрвакыт ярдәм итәләр.
Иҗаты
Балеттагы дебюты - Ленинград хореография укуханәсендә диплом спектакле - «Катерина» балетында (Адан-Рубинштейн, балетмейстер Л. Лавровский) төп партия (беренче башкаручы) (1935).[2]
Партияләре
Киров театрында (Ленинград)
- Йокыга талган гүзәл балетында - Флер де Фарин
- Йокыга талган гүзәл - Сапфирлар феясы
- Йокыга талган гүзәл – Алтын феясы
- Йокыга талган гүзәл – Көмеш феясы
- Йокыга талган гүзәл – Җитезлек феясы
- Дон Кихот – чәчәк сатучы кыз
- Корсар – па-де-труа
- Бөкре ат (Конек-Горбунок) - фреска
- Аккош күле (балетмейстер Агриппина Ваганова) – па-де-труа
- Аккош күле – зур аккош
Татар опера һәм балет театрында
Шәкертләре
К. Тер-Степанова, Н. Янанис, Я. Кукс; М. Попова, Р. Симеон (Румыния); М. Дмитриева, Е. Кристова (Болгария), В.Х. Галимова, Ф.М. Нәфыйкова, Э.А. Сөләйманова, Э.М. Тимергазина[3]
Кызыклы факт
1941 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Сөембикә партиясен – Наимә Балтачиева, Гали-батыр партиясен аның ире – Г.Л. Кумысников биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала.
Әдәбият
- Тридцатилетие творческой деятельности.— Театр. Ленинград, 1965, № 25;
- Педагог-хореограф Н. В. Балтачеева.— Театр. Ленинград, 1967, № 31;
- Прохорова В. Страницы календаря: Н. В. Балтачеева.— Советский балет. 1985, № 4.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. - Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Балет: энциклопедия. / Баш ред. Ю. Н. Григорович.- М.: Советская энциклопедия, 1981.
Сылтанмалар
Искәрмәләр