Маршалл утраулары

(Маршалл Утраулары битеннән юнәлтелде)

Марша́лл Утраулары́ Җөмһүрияте́ (марш. Aolepān Aorōkin M̧ajeļ, ингл. Republic of the Marshall Islands) — Микронезиядә урнашкан дәүләт. Маршалл Утраулары, рәсми атамасы Маршалл Утраулары Җөмһүрияте (Маршалл телендә:Aolepān Aorōkin M̧ajeļ) Тын Океанда экватор янында Халыкара Дата Сызыгыннан бераз көнбатышкарак урнашкан утрау дәүләт. Географик яктан, ил Микронезиянең зуррак утраулар төркеменең өлеше булып тора. Илнең халык саны 53 158 кеше (2011 җан исәбе алу буенча), алар үз эченә 1156 аерым утрау һәм утраучыклардан торган 29 мәрҗән атоллында урнашкан. Утраулар көнбатышта Микронезия Федератив Штатлары белән, төньякта Уэйк Утрау белән, көньяк-көнчыгышта Кирибати белән һәм Көньякта Науру белән чиктәш. Утраулыларның якынча 27797-се Маджурода тора, башкала да шунда урнашкан.
Микронезия колонистлары безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта әкренләп Маршалл утрауларында яши башлаган, утрау ара навигация традицион таяк схемалар кулланып мөмкин булган. Архипелаг утраулары беренче вакытта Европалылар тарафында 1520-нче елларда ачылган, Испания тикшеренүчесе Алонзо де Салазар 1526-нчы елда атоллны күргән. Моннан соң Испания һәм Англия корабларының башка экспедицияләре булган. Утрауларның атамасы Британия тикшеренүчесе Джон Маршаллдан килә, ул 1788-енче елда утрауларга зиярәт кылган. Яшәүчеләр утрауларны тарихи атама буларак "jolet jen Anij" (Ходайдан Бүләкләр) дип атаган.
Европа көчләре утраулар өстеннән Испания суверенитетын 1874 елда таныган. Алар рәсми рәвештә 1528 елга кадәр Испаниянең Көнчыгыш Һиндстаннарның өлеше булган. Соңрак, Испания утрауларны Германия Империясенә 1884 елда саткан һәм алар Германия Яңа Гвинеяның өлеше булып 1885 елда булган. Беренче бөтендөнья сугышында Япония Империясе Маршалл Утрауларын оккупацияләгән, алар 1919 елда Милләтләр Лигасы тарафыннан башка Германия территорияләре белән комбинациядә Көньяк Тын Океаны Мандатын формалаштырган. Икенче бөтендөнья сугышында АКШ утрауларны Гилберт һәм Маршалл Утраулары кампаниясендә яулап алган. Башка Тын Океаны Утраулары белән бергә Маршалл Утраулары АКШ-га буйсынган Тын Океан Утраулары Карау Астындагы Территориясенә кушылган. Үзидарәгә 1979 елда, ә тулысынча суверенитетка 1986 елда, АКШ белән Ирекле Ассоциациясе Компакты астында ия булган. Маршалл Утраулары 1991 елдан бирле Берләшкән Милләтләр әгъзасы булган.
Сәяси яктан Маршалл Утраулары АКШ белән ирекле ассоциациядәге президент җөмһүрияте, АКШ саклауны, субсидияләрне һәм АКШ-та урнашкан агентлыкларга мәсәлән FCC һәм USPS - ка мөрәҗәгатьне тәэмин итә. Табигый ресурслары аз булу белән, утрауларның байлыгы хезмәт күрсәтү икътисадына нигезләнгән һәм шулай ук балыкчылыкка һәм авыл хуҗалыгына; АКШ-тан ярдәм утрауларның тулаем милли продуктының зур процентын тәшкил итә. Ил үзенең акча берәмлеге буларак АКШ долларын куллана.
Маршалл Утрауларының гражданнарының күпчелеге Маршалл токымыннан, гәрчә аз санлы АКШ-тан, Кытайдан, Филиппиннардан һәм башка Тын Океаны Утрауларыннан иммигрантлар булса да. Ике рәсми тел булып Малай-Полинезия телләренең әгъзасы Маршалл теле һәм инглиз теле тора.

Маршалл Утраулары
Байрак
Илтамга
Шигарь Accomplishment through joint effort Edit this on Wikidata
Башкала Маҗуро
Халык саны 53 127 (2017, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 21 октябрь 1986 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+12:00
Рәсми тел инглиз теле, маршал теле
География
Мәйдан 181.43 км²
Координатлар 9.82°N 169.29°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Һилда Һайн
Хөкүмәт башлыгы Һилда Һайн
Карта
Икътисад
ТЭП 259,5 миллион US$ (2021), 279,7 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге АКШ доллары
Туу күрсәткече 4.05 (2011)[1]
КПҮИ 0.639 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 65.23902 ел (2000)[3]
Джини коэффициенты 35.5 (2019)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Телефон коды +692
ISO 3166-1 коды MH
ХОК коды MHL
Интернет домены .mh



Диннәр үзгәртү

Утрауларның бөтен халкы диярлек ниндидер дин тарафдары, илнең дүрттән өче я Маршалл Утрауларындагы Берләшкән Гайсә Чиркәве Конгрегациясе, я Ходай Ассамблеясы тарафдарлары.

Маршалл утрауларында өстенлекле дин – якынча 1857 елда Көнбатыш миссионерлары тарафыннан кертелгән христиан дине (протестантлар 80,5 %, католиклар 8,5 %). Ил Конституциясе һәм хөкүмәт, гомумән алганда, дин иреген хуплый, гәрчә дини азчылык булган Әхмәдия мөселман җәмгыятенең кайбер җәберләү һәм дискриминациягә дучар булуы турында хәбәр ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.