Микронезия Федератив Штатлары

Микронезия Федератив Штатлары (ингл. Federated States of Micronesia) — Океанлыктагы дәүләт, Яңа Гвинея төньяк яр буендагы Каролин утрауларында урнашкан. Микронезия Федератив Штатлары бәйсез суверен утрау дәүләте һәм Америка Кушма Штатларының ассоциацияләнгән дәүләте, дүрт штаттан - көнбатыштан көнчыгышка - Яп, Чуук, Поһнпеи һәм Косраэдан тора, алар Көнбатыш Тын Океанында урнашкан. Бөтенесе бергә штатлар якынча 607 утрау тәшкил итә (җыелган мәйданы якынча 702 квадрат километр яки 271 квадрат миля), алар озынлык буенча 2700 км ны (1802 миля) алып тора экватордан төньякка табарак. Алар Яңа Гвинеядан төньяк көнчыгышта, Гуам һәм Марианалардан көньякка таба, Науру һәм Маршалл Утрауларыннан көнбатышта, Филипиннан һәм Палаудан көнчыгышта, көнчыгыш Австралиядән якынча 2900 км (1802 миля)да һәм Һавайиларның төп утрауларыннан 4000 км (2485 миля) көньяк-көнбатышта урнашкан.
Микронезия Федератив Штатларының тулаем мәйданы шактый кечкенә булу белән бер вакытта ул Тын Океанның 2 6000 000 кв. км (1 000 000 квадрат миля) ын алып тора, һәм илгә дөньяда зурлык буенча 14-енче эксклюзив икътисади зонаны бирә. Башкаласы Паликир Поһнпей утравында урнашкан, ә иң зур шәһәре Вено Чуук Атоллында урнашкан.
Дүрт штатның һәрберсенең дә үзәге бер яки берничә югары утрауларда үзәкләшкән, әмма Косрае күпсанлы тышта урнашкан атолларны үз эченә ала. Микронезия Федератив Штатлары Каролин Утрауларының өлеше буенча, берничә ил арасында бүленгән меңнәрчә кечкенә утраулардан торган киңрәк Микронезия регионында сузылган. Микронезия термины Федератив Штатларга яки бөтенләе белән регионга әйтелергә мөмкин.
Федератив Микронезия Штатлары элек Тын Океаны Утрауларының Карау Астындагы Территориясенең өлеше булган, Берләшкән Милләтләрнең АКШ администрациясе астындагы карау территориясе булган, ләкин ул 1979 елның 10 маенда үзенең конституцион хөкүмәтен формалаштырган, һәм бәйсезлеккә ия булгач 1986 елның 3 ноябренда АКШ белән ирекле ассоциациядә бәйсез дәүләт булган. Башка күрше утраулар әгъзалары, һәм шулай ук элеккеге Тын Океаны Утраулары Карау Астындагы Территория әгъзалары үзләренең конституцион хөкүмәтләрен формалаштырган һәм Маршалл Утраулары Җөмһүрияте һәм Палау Җөмһүрияте булган. Микронезия Федератив Штатларының БМОда урыны бар.

Микранизия
Байрак
Илтамга
Шигарь Peace, Unity, Liberty Edit this on Wikidata
Халык саны 105 544 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 3 ноябрь 1986 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+10:00, UTC+11:00
Кардәш шәһәрләр Конан
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 702.0 км²
Координатлар 6.92°N 158.18°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 404 миллион US$ (2021), 427,1 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге АКШ доллары
Туу күрсәткече 3.243 (2014)[1]
КПҮИ 0.628 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 69.195 ел (2016)[3]
Джини коэффициенты 40.1 (2013)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 120 вольт[5]
Телефон коды +691
ISO 3166-1 коды FM
ХОК коды FSM
Интернет домены .fm


Диннәр үзгәртү

Микронезия Конституциясе дәүләт динен билгеләргә мөмкинлек бирүче яисә дин тоту иреген чикләүче закон кабул ителә алмый, дип белдерә[6].

Микронезия Федератив Штатлары халкының күп өлешен христианнар тәшкил итә. 2016 елда католиклар – 54,7 % (56 230 кеше), протестантлар – 38,5 % (39 546 кеше), мормоннар – 1,5 % (1586 кеше), баптистлар – 1,1 % (1145 кеше), башкалар – 4,2 % [7]. Утрауларда шулай ук буддачылык һәм бәһаи диндарларының, мөселманнарның зур булмаган төркемнәре бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. International Religious Freedom Report 2017 § Micronesia, Federated States of US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor.
  7. Население Микронезии за 2016 год