Марат Хөснетдинов

Марат Хөснетдинов, Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов — хуҗалык эшлеклесе, «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (1969-1972), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате кәсәбәләрен төзү министры урынбасары (1972-1986), БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (1994-2000). Техник фәннәр кандидаты (1987). РФ технология фәннәре академиясе академигы (1998).

Марат Хөснетдинов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов
Туган 20 июль 1937(1937-07-20) (86 яшь)
Ырынбур өлкәсе, Әсәкәй районы, Әсәкәй авылы
Яшәгән урын Яңа Комлы урам[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Әлма-матер Самар дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре инженер-төзүче
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 20 июлендә Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы Әсәкәй авылында туган. «Инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Куйбышев төзүче-инженерлар институтының (КуИСИ) (2015 елга кадәр Самара дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 2015 елда Самара дәүләт техник университетына кушылган) гидротехник факультетын (1959), КуИСИ аспирантурасын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (1976) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1959 елда Куйбышев төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, юллама буенча Бөгелмәгә, «Татспецстрой» трестына эшкә җибәрелә.

1959-1962 елларда Чулман елгасыннан су суырту корылмаларын төзүче 13нче төзү-монтажлау участогында (ТМУ, рус. СМУ) бетон коючылар бригадиры, мастер, прораб (Яр Чаллы), «Татспецстрой» трестының 36нчы ТМУ баш инженеры (Бөгелмә).

1962-1964 елларда «Татспецстрой» трестының 38нче ТМУ башлыгы (Карабаш эшчеләр бистәсе).

1964-1969 елларда «Татспецстрой» трестының баш инженеры (Әлмәт).

1969-1972 елларда «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (Әлмәт).

1972-1986 елларда ССРБ нефть һәм газ сәнәгате кәсәбәләрен төзү министры урынбасары (Мәскәү).

1986-1990 елларда Куба газ сәнәгате министрының киңәшчесе (Гавана).

1990-1992 елларда «Союзнефтегазстройтруд» Үзәге директоры (Мәскәү).

1992-1993 елларда РФ ягулык һәм энергетика министрлыгының дәүләтара һәм регионара элемтәләр Баш идарәсе башлыгы (Мәскәү).

1993-1994 елларда БДБ әгъзасы булган дәүләтләр белән икътисадый хезмәттәшлек буенча РФ Дәүләт комитеты рәисе урынбасары (Мәскәү).

1994-2000 елларда БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (Мәскәү)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү