Марат Садыйков (1945)

рәссам (Бохара, Үзбәкстан)

Бу Ташкент рәссамы турында мәкалә, Казан табибы турында моннан укыгыз

Марат Садыйков
Туган телдә исем Марат Фәйзи улы Садыйков
Туган 1 гыйнвар 1945(1945-01-01)
СССР, Үзбәкстан ССР, Бохара
Үлгән 1 август 2021(2021-08-01) (76 яшь)
Үзбәкстан, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре рәссам
Җефет Людмила, рәссам
Балалар кызы Диана, рәссам
Бүләк һәм премияләре Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе

Марат Садыйков, Марат Фәйзи улы Садыйков (1945 елның 1 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Бохара2021 елның 1 августы, Үзбәкстан, Чиланзар) ― рәссам-акварельче, график, Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы (2004), 1974 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты[1].

Тышкы рәсемнәр
Акварель рәсемнәре.
Тышкы рәсемнәр
Акварель рәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Марат Садыйков. «Бохара күренеше». Кәгазь, акварель

1945 елның 1 гыйнварында Бохара шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе һөнәри хәрби булган, әнисе ― хуҗабикә. Сеңлесе Флера (Габҗәлилова). Марат шәһәр пионерлар сараена рәсем түгәрәгенә йөри (педагог Вера Викторовна Хан).

1968 елда Дүшәнбедә республика сәнгать училищесын, 1973 елда Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтының (хәзерге Маннон Уйгыр исемендәге Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты, uz) сәнгать факультеты сәнәгать графикасы бүлеген тәмамлаган.

1972 елдан 80 нән артык республика, бөтенсоюз, халыкара, чит ил сәнгать күргәзмәләрендә катнаша.

1974 елдан ― СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1997 елдан ― Үзбәкстан сәнгать академиясенең иҗат берләшмәсе әгъзасы.

1985 елдан башлап Ташкентта, Бохарада, Гиждуванда (Үзбәкстан), Сиэтлда (АКШ), Хельсинкида (Финляндия), Астанада (Казакъстан) һәм башка шәһәрләрдә 25 шәхси күргәзмәсе үткәрелә.

2004 елда Үзбәкстан сәнгать академигы исеме бирелә.

Әсәрләре Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары дәүләт музее, Третьяков галереясендә, Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда, шулай ук АКШ, Россия, Алмания, Финляндия, Италия, Франция һәм Япониядәге галереяләрдә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Акварель белән ясаган пейзажларында Бохараны искиткеч ачык йөзле, кунакчыл һәм серле итеп сурәтләгән[2].

  Бохара һәм Үзбәкстан табигате һәрчак минем иҗатымның төп темасы булып кала. Биредә мин үзем өчен яңа дөнья ― гадәти тормыш дөньясы, традицион, кабатланмас гүзәллеккә ия дөнья ачтым. Мин аңа акварель серияләрендә еш мөрәҗәгать итәм. Акварель техникасы гына миңа бу мөмкинлекне бирә[3]
Марат Садыйков
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
  • 2000 – Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Людмила, кызы Диана (Садыйковлар) ― рәссамнар[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү