Марат Садыйков (1970)

Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз

Марат Садыйков
Туган телдә исем Марат Наил улы Садыйков
Туган 27 гыйнвар 1970(1970-01-27)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа (Татарстан)
Үлгән 29 гыйнвар 2023(2023-01-29) (53 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Юлиус Фучик урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, депутат, министр
Җефет Динара Илгизәр кызы
Ата-ана
  • Наил Сәлах улы,
    ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары (1989-2003)
    (әти)
  • Нәзирә Шайхелислам кызы (?―2023), табиб-невролог[2] (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы
Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә)
Пирогов ордены - 2023
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М.Н. Садыйков, табиб

1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.[3]

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.
  • 2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә.[3]
  • 2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
  • 2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министры.[4]

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2009-2014)
  • Татарстанның V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2014-2019). ТР Дәүләт Шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы [5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Вафаты үзгәртү

2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.[8] Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.[9]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)