Марат Азнабаев (1 февраль 1939 ел) — галим-офтальмолог, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (1995), медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1989). РСФСР‑ның (1986) һәм Башкорт АССРның (1977) атказанган табибы, Россия Федерациясенең (2004) һәм Башкортстанның (1991) атказанган фән эшлеклесе. Башкорт АССРның 12‑нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011). "Хөрмәт билгесе" (1999), Салават Юлаев (2004), Абхаз Республикасының «Намус һәм дан» (2004) орденнары кавалеры.

Марат Азнабаев
Туган телдә исем баш. Марат Тәлғәт улы Аҙнабаев
Туган 1 февраль 1939(1939-02-01) (85 яшь)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре күзбелгеч
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Марат Тәлгать улы Азнабаев 1939 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Куергазы районы Якшымбәт авылында туган.

1962 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, шул исәптән 1987-2011 елларда офтальмология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1980-2006 елларда Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры, 1983 елдан өлкәара күз микрохирургиясе җитәкчесе.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Марат Азнабаевның гыйльми эшчәнлеге яңа туган балаларның күз авыруларын диагностикалау һәм операция ярдәмендә дәвалауның яңа алымнарын эшләүгә багышланган. Ул 600 дән артык фәнни хезмәт һәм 140‑тан артык уйлап табу авторы. Микрохирургик операцияләрнең яңа ысулларын, хирургия инструментларын эшли. Уфа офтальмологлары гыйльми мәктәбенә нигез сала. Аның ярдәме һәм җитәкчелегендә Күмертау, Сибай, Туймазы, Учалы, Яңавыл каласы, Салават районы Малаяз авылындагы хастаханәләрдә офтальмология буенча микрохирургия үзәкләре оештырыла; интраокуляр һәм контакт линзалар җитештерү буенча лаборатория ачыла.

1997 елдан — Башкортстан Республикасының Офтальмологлар ассоциациясе президенты.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • Руководство по глазной хирургии. М., 1976 (автордаш)
  • Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов. Уфа, 2007 (автордаш)
  • Атлас глазной патологии. 2-нче бас. М., 2013 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Азнабаев Марат Тәлгать улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 29 гыйнвар 2021)

Галим вакытлы матбугатта үзгәртү