Манго (җимеш)
Манго — Манго (Mangifera) нәселеннән булган үсемлекләр җимеше, Анакардиев гаиләсеннән (Сумахов)
Манго | |
Төс | сары[1], яшел[1][2][3][…] һәм кызгылт сары[4][5][2][…] |
---|---|
Водный след | 1800 cubic metre per ton[6] |
Чыганагы | M. indica[d] һәм агач |
Манго Викиҗыентыкта |
Һинд мангосы (Mangifera indica) авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. 2009 елда бөтен дөнья буйлап авыл хуҗалыгында 300 дән артык төре үстерелә[7] (1969 елда 200 гә якын төре билгеле була[8].) Мангоның иң эре экспортерларының берсе — Һиндстан[9]. Һинд мангосы җимешләре тукымачыл структурага һәм баллы тәмгә ия. Тышчасы кызыл, яшел яки сары төстә, эче сары яки кызгылт-сары төстә.
Җитештерүчеләр
үзгәртүМангоның килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар билгеле түгел. Якынча,һинд мангосы Пакистаннан алып Индонезиягә кадәр.[9] булган территорияләрдә барлыкка килгән.
Манго (һинд мангосы ) Һиндстанда милли үсемлекләрнең[9]берсе булып санала.
Һиндстан якынча 13,5 млн т манго җимеше (2009 ел мәгълүматлары) җыя һәм шулай итеп, төп җитештерүче булып тора (иң танылган сортларның берсе —«Альфонсо»)..Европада- Испаниянең Канар утрауларында манго үстерү белән шөгыльләнәләр
Ел | Мең тонна |
---|---|
1965 | 11 486 |
1970 | 12 030 |
1975 | 12 768 |
1980 | 14 420 |
1985 | 16 545 |
1990 | 17 051 |
1995 | 22 446 |
2000 | 24 888 |
2005 | 31 203 |
2006 | 33 434 |
2007 | 34 456 |
2008 | 34 994 |
2009 | 35 124 |
Ил | мең тонна манго |
---|---|
Һиндстан | 13 557 |
Кытай | 4 140 |
Таиланд | 2 469 |
Индонезия | 2 150 |
Пакистан | 1 728 |
Мексика | 1 509 |
Бразилия | 1 197 |
Нигерия | 831 |
Бангладеш | 828 |
Филиппин | - Барысы 771 |
Вьетнам | 540 |
Кения | 474 |
Мисыр | 450 |
Йәмән | 404 |
Куба | 354 |
Танзания | 320 |
Доминикан Җөмһүрияте | 257 |
Гаити | 244 |
Мадагаскар | 221 |
Конго Демократик Республикасы | 210 |
чыганагы: БМОның азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) |
Куллану
үзгәртүМанго җимешләре Һиндстан һәм Азия илләрендә өй медицинасында еш кулланыла. Мәсәлән, Һиндстанда мангоны кан туктату, йөрәк- кан тамырларын ныгыту һәм баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен кулланалар.
Өлгермәгән яшел җимешләр составында күп күләмдә крахмал бар. Җитешү барышында ул гади углеводларга :шикәр,глюкоза, мальтозага әйләнә. Моннан тыш, өлгермәгән манго — пектинның кыйммәтле чыганагы, әмма җимештә каты төш барлыкка килүгә , аның саны сизелерлек кими. Составында лимон, кузгалак, алма һәм янтар кислоталары булганга, өлгермәгән җимеш бик ачы. Шулай ук, яшел манго С витаминына да бай(30 мг лаймада С витамины булган кебек ,мангода да 15мг күләмендә С витамины бар), анда һәм башка витаминнар бар.
Өлгергән җимеш тәме буенча бик баллы һәм хуш исле.Аның составында витаминнар һәм шикәр күп, әмма кислоталар аз.
Азык кыйммәте
үзгәртүМангоның якынча 100 грамында:
- Энергетик кыйммәте: 270 кДж / 70 ккал
- Аксымнар: 0,51 г
- Майлары: 0,27 г
- Углеводлар
- Шикәр: 14,8 г
- Клетчатка: 1,8 г
Витаминнар һәм микроэлементлар (% да тәкъдим ителгән тәүлек нормасы)
- Тиамин (1): 0,058 мг (4 %)
- Рибофлавин (2): 0,057 мг (4 %)
- Ниацин (3): 0,584 мг (4 %)
- Пантотен кислотасы (5): 0,160 мг (3 %)
- Витамин B<sub id="mwARA">6</sub>: 0,134 мг (10 %)
- Фолий кислотасы (B9): 14 мкг (4 %)
- Витамин C: 27,7 мг (46 %)
- Кальций: 10 мг (1 %)
- Тимер: 0,13 мг (1 %)
- Магний: 9 мг (2 %)
- Фосфор: 11 мг (2 %)
- Калий: 156 мг (3 %)
- Цинк: 0,04 мг (0 %)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://spoonuniversity.com/how-to/how-to-tell-if-a-mango-is-ripe-or-not#:~:text=The%20light%20red%20coloring%20some,mango%20is%20ripe%20or%20not.
- ↑ 2,0 2,1 https://fr.freepik.com/photos-vecteurs-libre/mangue
- ↑ https://ecophytopic.fr/pic/concevoir-son-systeme/la-mangue-une-culture-agroecologique
- ↑ https://www.naturespride.eu/products/mango#:~:text=The%20mango%20has%20a%20leather,a%20yellow%20to%20orange%20colour.
- ↑ https://www.aprifel.com/fr/fiche-nutritionnelle/mangue/
- ↑ Hoekstra A. Y., Mekonnen M. M. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products // Hydrology and Earth System Sciences — Copernicus Publications, 2011. — ISSN 1027-5606; 1607-7938 — doi:10.5194/HESS-15-1577-2011
- ↑ RuDom TV
- ↑ Вульф Е.В., Малеева О.Ф. Мировые ресурсы полезных растений. — Л. : Наука, 1969. — 568 с.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 Индийский вестник, 2009
Чыганаклар
үзгәртү- Манго // Ломбард — Мезитол. — М. : Совет энциклопедиясе, 1974. — (Зур совет энциклопедиясе : [30 т.] / гл. ред. А.М. Прохоров ; 1969-1978, т. 15).