Кырык дүртнең май аенда
Кырык дүртнең май аенда (рус. В мае сорок четвертого) ― Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның (1928―2004) «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән нәфис фильм. Татар телендә тулы метражлы фильм, премьерасы 2024 елның маенда көтелә.
Фильмның режиссеры ― Александр Далматов (Долгов).
Фильмның продюсеры ― Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе.
Проект директоры ― Ирек Хафизов, Тинчурин театры актеры.
Сценарийны Шамил Фәрхетдинов һәм Александр Долматов бергә язган[1]
Кинокартинаның сюжетын Нурихан Фәттахның хатыны Руфина Фәттахова хуплаган.
Кырык дүртнең май аенда | |
---|---|
Файл:.jpg Фильмның постеры | |
Режиссёр | Александр Далматов |
Продюсер | Фәнис Мөсәгыйтов |
Сценаричы | Шамил Фәрхетдинов Александр Далматов |
Баш ролләрдә | Резедә Сәләхова Равил Шәрәфиев Алсу Гайнуллина Дания Нуруллина Зөлфирә Зарипова Хәлимә Искәндәрова Алсу Каюмова Муса Камалов Сәйдәш Шәрәпов |
Оператор | Максим Самсонов |
Нәрсәгә нигезләнгән |
«Кырык дүртнең май аенда» (Нурихан Фәттах) |
Озынлык | 130 мин |
Бюджет | 6 млн сум |
Ил | РФ / Татарстан |
Тел | татарча |
Картинаның төп максаты:
яшь буында тарихка мәхәббәт һәм кешелеклелек тәрбияләү, шулай ук сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең данлы батырлыгын мәңгеләштерү[2] Саша Долгов
Тарих
үзгәртү«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Фильм авыр сугыш елларында Совет хатын-кызына: аның авыр язмышына, көченә, чыдамлыгына, фидакарьлегенә багышлана. Автор сугыш чорының барлык михнәтен, сугыш вакытында хатын-кызлар җилкәсенә төшкән йөкнең бөтен авырлыгын бик нечкә итеп күрсәтә алган.
Кастингка Татарстан театрларыннан профессиональ актерлар чакырылган. Казаннан тыш, фильмда катнашу өчен Әлмәт, Әтнә, Түбән Кама театрлары актерлары гариза биргән. Балаларны уйнаучыларны театр студияләрендә эзләгәннәр. Актерларны сайлауда (кастингта) язучының тол хатыны Руфина Фәттахова да катнашкан.
Фильм Татарстан мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә[3]. Барлыгы 6 млн сумга якын акча кирәк булган, Татарстан Мәдәният министрлыгы эшне башлар өчен 2 млн сум акча бүлеп биргән.
Фильм 2023 елның февраль ахырында — март башында Арча районында төшерелә башлаган. Монда урман әзерләүдәге кышкы күренешләрне төшергәннәр. Бу этапта хатын-кызлар һәм кызлар гына чакырыла, чөнки нәкъ менә хатын-кызлар җилкәсенә сугыш вакытында тылда, шул исәптән урман егуда авыр эш йөкләнгән.
Фильм шулай ук Әтнә, Питрәч районнарында төшерелә. Август аенда фильмның җәйге күренешләрен төшерү башлана, алар Чыты, Колкамәр авылында уза.
2023 елның 5 сентябрендә Казан кинофестивале кысаларында (программадан тыш) «Cinema Кorston» кинотеатрында беренче тапкыр күрсәтелә һәм иҗат төркеме белән очрашу уза[4].
Рольләрдә
үзгәртүФильмда артистлар Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Хәлимә Искәндәрова, Алсу Каюмова, Муса Камалов, Алмаз Фәтхуллин, Гөлчәчәк Хафизова, Хәмдия ролендә Резедә Сәләхова (Тинчурин театры), Сәйдәш Шәрәпов («Сдвиг» камера театры) катнаша.
Фильмның режиссеры Александр Далматов (Долгов) ― журналист, кинорежиссер. Тумышы белән Питрәч районының Колкамәр авылыннан (ВГИКның югары курсларын тәмамлаган, режиссер Владимир Алениковта укыган). Берничә кыска метражлы фильм төшергән. Нурихан Фәттах әсәре буенча картина аның беренче тулы метражлы фильмы булачак[5].
Оператор-куючы ― Максим Самсонов (Мәскәүдән, ВГИК тәмамлаган, Юрий Невскийның шәкерте).
Фильмны берничә локациядә төшерү күздә тотыла. Урман әзерләүне Арча районында төшерергә планлаштыралар.
Кыскача эчтәлек
үзгәртүАвыл кызы Хәмдия кияүгә чыгарга җыена, әмма сугыш башлана. Кияве фронтка китә һәм шунда һәлак була. Сугыштан яраланып кайткан Сәлим, аның авыр хәленнән һәм авылда ул вакытта ир-атлар бик аз булудан файдаланып, кызны алдый. Аның йөкле булуын белгәч, ул өйләнергә вәгъдә итә, ләкин моны эшләми, чөнки әнисе аны башка кызга өйләнергә мәҗбүр итә. Татар ир-аты хатын-кыздан көчсезрәк булып чыга. Авылдашлары бу хәбәрне гаепләп кабул итә. Кызга йөкле килеш урманга китәргә туры килә. Хәмдия 2 елдан артык авыр эш башкара. Анда ул бала таба һәм аны балалар йортына бирмәскә, аның тормышын саклап калырга теләп, туган авылына качарга карар итә. Яшь хатын колхозда тырышып эшләү аның хурлыгын юар һәм аны кешеләр кабул итәр дип өметләнә. Ләкин авылда аны ачлык, авылдашларының гаеп итүе һәм аңлашылмаучанлык көтә. Аңа авылдашлары күзеннән яшеренергә туры килә. Соңрак күпләр бу хакта белә һәм аңа ярдәм итә башлый. Кульминациядә Хәмдия үлә. Ләкин фильм оптимистик нота белән тәмамлана, чөнки өмет кала — бала исән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Оксана Романова. В Казани пройдет кастинг к фильму «В мае сорок четвертого» по повести Нурихана Фаттаха. Татар-информ, 31.01.2023
- ↑ Съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» подходят к завершению. «Бизнес-Онлайн», 25.08.2023(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле». Татар-информ,27.08.2023
- ↑ Прошли первые кинопоказы внеконкурсной программы КМФМК-2023 «Казанские премьеры». kazan-mfmk.com(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Александр Далматов: «Керәшеннәрдә фахишәләр булмаган». Татар-информ, 24.10.2023
Сылтамалар
үзгәртү- Рузилә Мөхәммәтова. Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты. Татар-информ, 25.05.2023
- Александр Далматов: В татарское кино надо поверить. «Реальное время», 7.02.2023