Кыз йолдызлыгы
Кыз йолдызлыгы (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]; шулай ук Сөмбелә йолдызлыгы;бор. төрк. Buġday Bašï (~бодай башы),[2] лат. Virgo) — Әсәт һәм Мизан йолдызлыклары арасындагы экваториаль зодиак йолдызлыгы. Хәзерге дәвердә Сөмбелә йолдызлыгында көзге көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан.
Сөмбелә | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Virgo (иял. к.: Virginis) |
Кыскартма | Vir |
Нигез | кыз, башак |
Туры калкулык | 11сәг 31мин тан 15сәг 05мин кача |
Авышлык | −22° тан +15° кача |
Мәйдан | 1294 кв. градус (2 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +68° тан −75° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель. | |
Гадәттә, Кояш Сөмбеләдә 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Йолдызлар
үзгәртүКыз α — Спика (лат. spīca virginis — «Кызның ашлык башагы»), йолдызлыкның иң якты йолдызы, +1,04 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 260 яктылык елы ераклыкта тора.
Кыз β — Завиява (гарәп. زاوية العواء завийәт әл-‘әүва’ — «өрүченең почмагы»[3], рус. Завийява), +3,61 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 35,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз γ — Поррима (лат. Porrima), безгә иң якын куш йолдызларның берсе (32 яктылык елы ераклыгында), сузылган орбиталы һәм 171 ел периодлы йолдыз. Аның һәр бер кисәге 3,45 йолдызча зурлык белән ялтырый, ә бергә — 2,7 белән.
Кыз δ — Гаүваэ (гарәп. العواء әл-‘әүва’ — «өрүче», ингл. Auva), +3,38 йолдызча зурлыктагы ярымдөрес үзгәрмә йолдыз. Җирдән 202 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ε — Виндемиатрикс (лат. vindēmiātrix, бор. грек. προτρυγητὴρ — «йөзем җыючы»), +2,83 йолдызча зурлыктагы сары зур йолдыз. Җирдән якынча 102 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Кыз ζ — Һезе, +3,37 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Җирдән 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Үз күчәре тирәсендә гадәттә булмаган тиз 0,5 көн эчендә әйләнеп чыга.
Кыз η — Завия (гарәп. زاوية завийәһ — «почмак»[4], ингл. Zaniah), +3,89 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 250 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Әл-Гаүваэ яки «Өрүче» йолдызлар төркеме
үзгәртүМөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Сөмбелә β — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), η — Сани әл-Гаүваэ (Икенче Өрүче), γ — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), δ, ε берлектә — әл-Гаүваэ (Өрүче) исемене йөртәләр.
Тарих
үзгәртүТатарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Кыз (лат. Virgo, рус. Дева) дип атыйлар. Борынгы греклар карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.
Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. παρθένος исемене гарәп. العذراء әл-‘әҙра’ («гыйффәтле кыз»)[5] сүзе белән тәрҗемә иткән[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.
- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 123.
- ↑ Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |