Тукай районы (Татарстан АССР)

Тукай районы (Кызыл Юл районы) (рус. Тукаевский район) — 1956 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ район. 1935―1956 елларда ― Кызыл Юл районы. Арчадан төньякка 35 чакрым ераклыкта, Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Административ үзәк ― Яңа Кенәр (1959 елның 12 октяберенә кадәр) һәм Олы Әтнә авылы (1959―1963 елларда).

Тукай районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк
Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1963 елның 1 феврале

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

44 583 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, марилар[2]

Тарих үзгәртү

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан һәм Чар өязендә, 1920 елдан 1930 елга кадәр Арча кантонында, ә 1930 елдан 1935 елга кадәр Балтач, Тукай һәм Арча районнарында урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Кызыл Юл районы буларак барлыкка килә. 1956 елның 18 июлендә исеме Тукай районына үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елның 12 октябрендә Әтнә районы Тукай районына кушыла, аның административ үзәге итеп Олы Әтнә авылы сайлана.

1963 елның 1 февралендә Тукай районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Арча һәм Әтнә районнарына тапшырыла.[3][4]

Административ бүленеш үзгәртү

1940 елда район мәйданы 738 км² тәшкил иткән.[3]

Районда 24 авыл советы булган: Апаз, Ашытбаш, Югары Оры, Илдус, Кызыл Яр, Ключи-Сап, Түбән Оры, Яңа Кенәр, Яңа Тазлар, Яңа Шашы, Яңа Иябаш, Носы, Пешәнгер, Сәрдәбаш, Иске Ашыт, Иске Тазлар, Сөрде, Ташкичү, Хәтнә, Чымбулат, Шекә, Шурабаш, Шура. Район мәйданы 1429,7 км² тәшкил иткән.[4]

Халык үзгәртү

1939 1959
29180 44583

1939 елда халык саны 29180 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 95%, руслар- 3,5%, марилар - 1%.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  2. 2,0 2,1 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  3. 3,0 3,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/КЫЗЫЛ_ЮЛ_РАЙОНЫ_(Кзыл-Юлский_район)
  4. 4,0 4,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/ТУКАЙ_РАЙОНЫ_(Тукаевский_район)