Төймәсар

мәгълүматлар кертү өчен билгеләнгән тәртип буенча урнашылган төймәләр комплекты
(Клавиатура битеннән юнәлтелде)

Төймәсар яки клавиатура — нинди дә булса җайланманы идарә итү өчен яки мәгълүматлар кертү өчен билгеләнгән тәртип буенча урнашылган төймәләр комплекты[1]. Кагыйдә буларак, төймәләргә кул бармаклары белән басалар.

Төймәсар дип төймәле электромузыка коралын да атыйлар[1].

Төймәсарның ике төп төре була: музыка һәм әлифба-саннар төймәсарлары.

Музыка төймәсарлары үзгәртү

 
Синтезатордагы музыка төймәсары

Музыка төймәсарлары музыка коралында уйнар өчен ясалганнар. Аларда төймәләр җыелмасы бар. Шул төймәләргә билгеле тавыш зурлыклары туры килә. Төрле диапазонны төймәсарларны очратырга була. Кул бармаклары өчен төймәсарлар ничек рояльдә, органда, клавесинда, челестада, синтезаторда, шулай ук баянда, аккордеонда һәм башка коралларда бар.

Шулай ук тәбәлдерекле төймәсарлы музыка коралларын очратырга була. Аларда аяк белән уйный торган төймәләр рәте була.

Төймәсарлы музыка кораллары төймәле музыка коралларына керәләр.

Әлифба-саннар төймәсарлары үзгәртү

 
Тиз эшли торган телеграф радио элемтәсе (КТ-2) җайланмалар комплексының төймәсары, 1936 ел

Әлифба-саннар төймәсарлары техник һәм механик җайланмаларны (язу машинасын, санакны, калькуляторны, касса аппаратын, төймәле телефонны) идарә итү өчен кулланылалар. Һәр бер төймәгә бер яки берничә билгеләнгән символлар туры килә. Төймәләр тиңдәшлекләре белән төймәсардә эшли торган гамәлләр санын кубәйтеп була.

Электро җайланмага мәгълүматне төймәсар белән кертү — җыю дип атала. Механик яки электрон язу машинасында — бастыру дип атала.

Төймәсарга карамыйча сүзләрне җыю ысулы бар — «сукыр» җыю ысулы дип атала.

Саннар төймәсарлары үзгәртү

Сан төймәсарым — саннар җыю өчен ясалган бер берсенә якын урнашкан саннар төймәләре барлыгы. Шундый төймәсарларда ике төрле саннар урнашуы була.

Телефоннарда төймәләрдәге саннар зурлыгы сулдан уңга һәм өстән аска таба арта торган төймәсарлар кулланыла. Шулай ук, мондый төрле төймәсарлар ишек телефоннарында, һәм башка аудио элемтә чараларында (мәсәлән, Skype программасында), шулай ук дистанцион идарә итү пультларында (мәсәлән, телевизор белән идарә итү пультларында) кулланыла.

Калькуляторларда төймәләрдәге саннар зурлыгы сулдан уңга һәм астан өскә таба арта торган төймәсарлар кулланыла. Күп төрле санак төймәсарларында уң яктан, калькулятордагы төймәсар кебек сан бүлеге бар.

Санак төймәсары үзгәртү

  Төп мәкалә: Санак төймәсары
 
Ноутбуктагы төймәсар

Санак төймәсары — санакка мәгълүмат кертү өчен ясалган төймәсар (кертү җайланмасы). Киң тарату алдылар IBM PC/AT сериәле санаклар белән тәэмин ителгән төймәсарлар һәм аларның күчермәләре. Аларны «PC/AT төймәсарлары» дип яки «AT-төймәсарлары» дип атыйлар, һәм аларда 101 яки 102 төймәләр була.

IBM PC һәм IBM PC/XT сериәле санаклар белән тәэмин ителгән төймәсарларда 83 яки 84 төймәләр булган[2].

AT-төймәсарларында төймәләр урнашуы гомуми кабул итү схемасына буйсына. Ул инглиз әлифбасындагы хәрефләрне җинел итеп җыю өчен ясалган.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
 ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Һәйкәлләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Воройский Ф.С. Информатика. Новый систематизированный толковый словарь-справочник. — Введение в современные информационные и телекоммуникационные технологии в терминах и фактах. — М.: ФИЗМАТЛИТ, 2003. — Б. 760. — ISBN 5-9221-0426-8.