Кече Чынлы

(Кече Чынлы авылы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кече Чынлы  — Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 гектар, сөру җирлеге 5423 гектар.

Кече Чынлы (Keçe Çınlı)
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Татарстан
Район Чүпрәле районы
Координатлар 54°46'18.17"тн, 47°51'54.05"кнч
Беренче телгә алу XVI–XVIII гасырлар
Элеккеге исемнәр Кәрим Чынлысы [1]
Мәйдан 64.05 км²
Рәсми тел татар теле
Халык саны 1407[2] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+3, җәен UTC +4
Телефон коды 84375
Почта индексы 422463
Автомобиль коды 16,116

Авылда 582 хуҗалык, 1407 кеше яши.

«Әниләр чишмәсе»(«Голдыр кизләве»)
мәктәп

Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда — тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда — урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда 350 урынлык мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30 % үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 19931995 еллардан бирле асфальт түшәлгән.

Район үзәгенә кадәр 30 км.

Авылның атамасы үзгәртү

Авылның ни өчен Кече Чынлы дип аталуы, ягъни әлеге исемнең кайдан килеп чыгуы турында халык телендә берничә риваять йөри. Чынлы чин (сан, дәрәҗә) дигән сүздән килеп чыккан дигән фикер бар. Янәсе, бу җирләр чинлы кешегә бирелгән булган, шуннан чинлы — чынлы атамасы килеп чыккан. Кече Чынлы авылы атамасы Чынлы (чыганакларда — Цыльна, Цильна) инеше исеменнән алынган дигән фикер дә яши. Инеш исеме Казан ханлыгы чоры чыганакларында очрый. Бу очракта инеш исемен ачыкларга кирәк.

«Чынлы» сүзе русча «целина» — «үзләштерелмәгән чирәм җир» сүзеннән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Элекке заманнарда бу тирәләр чирәм җир булган. Тора-бара монда халык килеп урнаша башлый, авыллар оеша. Ә авылларны күренекле кешеләр исеме белән атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Кәрим Чынлысы — Кече Чынлы, Ярмәй Чынлысы — Зур Чынлы. Кәрим Чынлысы урнашкан чирәмлек җирләр Ярмәй Чынлысыныкыннан кечерәк булган. Шуңа күрә Кәрим Чынлысын — Кече Чынлы (Малая Цильна), Ярмәй Чынлысын Зур Чынлы (Болышая Цильна) дип йөртә башлыйлар.

Тарих үзгәртү

  • I юрама. Кече Чынлы, Тау ягында урнашкан булса да, Болгарга якын гына. Ул Болгар дәүләте заманнарында ук булганга охшый. Кече Чынлы авылы аркылы зур сәүдә юлы уза торган булган. Болгар дәүләте җимерелгәч, төрле тарафларга таралган халыкның бер өлеше дә әнә шул авылга барып төпләнгән. Авыл шул заманда зураеп, ныгып калган. Бу версия фәкать риваятькә генә нигезләнгән.
  • II юрама. Кече Чынлы авылына XIV гасырның ахыры — XV гасырның башында, ягъни Казан ханлыгы заманында нигез салынган. Беренче булып килүче кешеләр, елганың сул як ярында калкурак урын табып, шунда төпләнеп калганнар.
  • III юрама. 1648 елда Сембер шәһәре салынганнан соң хәзерге Чүпрәле районы җирләренә Россия империясе хакимияте тарафыннан мишәр-татарлары юнәтелә. Кече Чынлы җирләренә да лашманнар һәм алар белән идарә итүче морзалары килә. Алар килгәндә бу җирләрдә урман гына булган. Аксакаллар әйтүенчә «морзалар Төмән татарларыннан була». Бу морзалар авылны салдыра, аңа исем бирәләр. Кече Чынлы ул вакытларда иң зур авыллардан санала, монда зур базарлар уздырыла.[3]


Кече Чынлы тарихы рус дәүләте белән бәрелешләргә бай. Авыл халкы Пугачев һәм башка баш күтәрүләрдә катнаша. 1857 елда Рус Чынлысы игенчеләре һәм Кече Чынлы кешеләре белән каршылык чыга. Кече Чынлы җирләре русларга кануннардан тыш сатылган була. Әлбәттә, Кече Чынлы халкы бу җирләрне кире кайтармакчы булалар. Ләкин Сембер өлкәсе рус крестьянлары яклы була һәм татарларга каршы атлы казакларны җибәрә. Татарлар шул өлкә солдатлары (рус. «губернские солдаты») белән сугыша башлый, берничә кеше яралана, үлүчеләр дә була. 1905 елның 2 августында татарлар тарафыннан иген агулау хален тикшеру өчен җибәрелгән Сембер кешеләре хөкем ителә, алардан җиргә хуҗа булу кәгазьләре таләп ителә. Кече Чынлы халкына каршы ике рота җәяүле гаскәр юнәленә. 7 августта Кече Чынлыга махсус равештә Сембер губернаторы да килә. Аның бәхәсне суд аша хәл итүгә өндәүләре уңышсыз була. Халык тавыш күтәрә, җирләрен кире кайтаруны таләп итә. Шулай да җирләр Рус Чынлысына, соңрак ТАССР барлыкка килгәч, Сембер өлкәсен кереп кала.

Халык саны үзгәртү

Кече Чынлы авылы халкының үсеше һәм кимү чорлары астагы исемлектә күрсәтелгән.

1859 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1989 2002 2010 2016
2 485 3 495 4 701 5 303 4 214 3 438 2 888 2 927 2 091 1 835 1 601 1 401

Күренекле кешеләр үзгәртү

Кече Чынлы авылында тәрҗемәче, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям Сәлахетдин улы Миңлебаев (19292005), актер, җәмәгать эшлеклесе Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938) туып үскән. Ринат Таҗетдинов — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ССРБ-ның Дәүләт, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, республиканың Театр эшлеклеләре рәисе. Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты проректоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов (1969) та Кече Чынлы авылында туып үскән.

География үзгәртү

 
«Океан» сусаклагычы

Авыл матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага. Моннан тыш, Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар.

Авыл бик зур булганга, аны Түбән оч, Урталык, Югары оч, Аргы һәм Бирге якларга бүлеп йөртәләр.

Авылның бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар. Монда Емельян Пугачев гаскәре белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр. Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры дип аталган. Авыл эчендә бер калкулык Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә. Бер күперне Хатыйп күпере дип әйтәләр. Ул күпер Хатыйп исемле кеше колхоз рәисе булганда төзелгән.

Кулланган чыганаклар үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. Авторлар:Миңлебаев К.С. һәм Алимов З.Җ. | Чынлы чишмәләре.- Казан:Татар Китап Нәшрияте,2002
  2. Мәгълүмат мәктәп тарафыннан үткәрелгән халык саны алу буенча бирелә
  3. Бу мәкалә Сембер өлкәсенең архив мәгълүматларына һәм авылның аксакаллары сүзләренә нигезләнгән юрама

Моны да карагыз үзгәртү

Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тышкы сылтамалар үзгәртү