Карл Фукс (алман. Karl Friedrich Fuchs, рус. Карл Фёдорович Фукс, 1776-1846) – алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат. Медицина докторы (1798). 1805 елданпрофессор, 1823-27 елларда Казан университеты ректоры.

Карл Фукс
Туган телдә исем Karl Friedrich Fuchs
Туган 18 сентябрь 1776(1776-09-18)
Гессен, Һерборн
Үлгән 24 апрель 1846(1846-04-24) (69 яшь)
Казан
Милләт алман
Ватандашлыгы Гессен байрагы Калып:Байрак/Русия империясе
Әлма-матер Гөттинген үнивирситите[d] һәм Марбург үнивирситите[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Казан Император университеты[1] һәм Казан Император университеты[1]
Җефет Александра Фукс[1]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

 Карл Фукс Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

К. Фукс 1776 елның 6 (18) сентәбрендә Нассау кенәзлегендәге, Һерборн шәһәрендә туа. Аның атасының, Һерборн академиясендә дин өйрәтмәләре профессорының 21нче баласы була. Башлангыч белемне ата-анасыннан ала. 1793 елда Фукс Һерборн югары һөнәр мәктәбенә (академисенә) укырга керә. Ул төрле медицина фәннәреннән лекцияләр тыңлый башлый, ләкин алар белән тулырак танышу ике ел дәверендә үз чоры өчен Аурупаның иң яхшы уку йортларыннан саналган Гөттинген университетында укылган вакытында була. 1798 елда К. Фукс Марбург университетында медицина һәм хирургия докторы дәрәҗәсе ала.

1800 елдан Русиядә, Петербургта полк врачы булып эшли.

1801 елда Фукс Русиянең көнчыгыш районнарына сәяхәтькә чыга. Бу төбәкнең үсемлекләрен әйбәт итеп өйрәнә.

Петербургка кайткач,1805 елның көзендә, Фукс күптән түгел ачылган Казан император университетына профессор булып билгеләнә. Табигый тарих һәм ботаника фәннәре укыта. Лекцияләрне кызык итеп рус телендә укый. Студентларны экскурсияләргә алып бара. Бу турыда студентлар үз истәлекләрендә матур язмалар калдырганнар. Фукс университетта ботаника бакчасы да утырта.

1819 елдан Фукс патология, терапия һәм клиника кафедрасын җитәкли.

1820 -1824 елларда Карл Фукс табиблар әзерләү бүлегендә декан булып эшли.

1823-1827 елларда (бүленеп) ректор булып эшли.

Университетта укытудан башка, Карл Федорович Фукс, авыруларны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Гади халык,татарлар да, аны хөрмәт иткәннәр.Өйләренә чакырганнар, хатын-кызлар ягына да үтәргә рөхсәт биргәннәр. Аның мөһерендә дә «Табиб Фукс» диеп язылган була.

1833 елда 56 яшлек Карл Фукс оставкага чыга.

Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Карл Федорович Фукс 4-нче дәрәҗәле Изге Владимир ордены (1819), икенче дәрәҗәле Изге Анна ордены (1824) һәм шул орденга алмаз бизәк белән (1826) бүләкләнгән. Аңа "Действительный статский советник " чины бирелә.

Казанда яшәүнең беренче елларыннан ук төбәкне өйрәнә башлаган. Казан мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беренче өйрәнүчеләрдән. Хезмәтләре медицинага, Казан тарихына, татар, чуашлар, башкортлар, мордваларның мәдәнияте һәм этнографиясенә карый.Ул минераллар,борынгы тәнкәләр,кулъязмалар,китаплар җыйган. Татарлар арасында ихтирамлы булуыннан файдаланып Фукс татарларның дини йолаларын, бәйрәмнәрен, гаилә тормышын өйрәнгән, алар турында мәкаләләр,китаплар язган. Алар арасында ике монография дә бар:«Краткая история города Казани» һәм «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях». Бу китапларында ул татарларның көнкүрешләрен, киемнәрен, йорт-җирләрен, ризыкларын, бәйрәмнәрен җентекләп тасвирлый. Йортларның чисталыгы, гаиләдәге татулык,татарларның кунакчылыгы турында яза. Шулай итеп татарлар турында объектив мәгълүмәтне бөтен дөньяга тарата.

Гаиләсе

үзгәртү

1821 елда 44 яшьлек Карл Фукс казан дворянкасы Александра Андреевна Апехтинага (1797-1853) өйләнә.Кызлары Софьяне үстерәләр. Александра Андреевна - шәгыйрә, әдәби салонның хуҗабикәсе. Бу салон 25 елдан артык Казан зыялылары җыела торган үзәк булган. Бирегә атаклы әдипләр, галимнәр килгәннәр. Шулай арасында Казанда үтеп барганда тукталган А.Гумбольдт, А.С.Пушкин да бар.

Карл Фукс 1846 елның 24(12) апрелендә үлә. Галимне соңгы юлга озатырга гаҗәеп күп кеше килә.Алар арасында татарлар да була. Казанның Арча зиярәтенә күмелә.[2]

Истәлеге

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

2. Карл Фукс: Научно биографический сборник.-Казань:Жиен,2005.