Карл Фукс һәйкәле (Казан)

Карл Фукс һәйкәле - Татарстанның Казан шәһәре Карл Фукс мәйданында урнашкан Казан Императорлар Университеты ректоры, тарихчы, табиб, татарларны беренче өйрәнүче Карл Фукска багышланган һәйкәл.

Һәйкәл Карл Фуксның чын гәүдәсе зурлыгына якын китереп ясалган.

Һәйкәл скульпторлары - А.Балашов, И.Козлов. Куелу вакыты - 1997 ел.