Казан университетының зоология музее

Казан университетының зоология музее, Казан университетының Э. А. Эверсман исемендәге зоология музее һәм гербарие (рус. Зоологический музей Казанского университета, Зоологический музей и гербарий имени Э. А. Эверсмана КФУ) – Казанда 1804 елда нигезләнгән музей. КФУ баш корпусының көнчыгыш канатында икенче катта урнашкан.

Казан университетының
зоология музее
Музей урнашкан бина
Музей урнашкан бина
Нигезләү датасы 1804
Урын 420008 Казан, Кирмән урамы, 18
Директор А. Н. Беляев
Сайт zoologicheskij-muzej-im-e-e-eversmana

Тарих үзгәртү

 
КФУ баш корпусы

Казан университетының зоология музее университетның табигать тарихы кабинеты җирлегендә 1804-1805 елларда оеша. Коллекцияләрнең тарихы тагын да борынгырак. XVIII гасыр ахырында кенәз Г. А. Потемкин-Тавридалы Екатерина II күрсәтмәсе буенча Екатеринославта (1796 елга кадәр, 1802-1926 елларда Екатеринослав, 1796-1802 елларда Новороссийск, 1926-2016 елларда Днепротпетровск, 2016 елдан Днипро) университет ачарга планлаштыра. Әлеге университет өчен хайваннар, кошлар, үсемлекләр һәм минераллар коллекцияләре сатып алына. Павел I указы белән әлеге тупланмалар 1798 елда Беренче Казан ирләр гимназиясенә (гимназия нигезендә 1804 елда университет оештырыла, 1805 елда ачыла) тапшырыла. 133 данә экспонаттан зоология музее башланып китә. Профессор К. Ф. Фукс музейның беренче җитәкчесе була. Аның башлангычы белән профессор К. И. Броннерның (1758—1850) 578 данә раковинадан торучы конхилогия тупланмасы сатып алына. 1828-1860 елларда музей җитәкчесе — профессор Э. А. Эверсман (1794—1860). 1844 елга экпонатлар саны 5 735 кә җитә. 1860 елдан музей җитәкчесе — профессор Н. П. Вагнер (1829—1907). 1881 елда химик А. М. Бутлеров (1828—1886) 1 151 данә Идел-Урал фаунасы күбәләгеннән торучы тупланмасын (гербарий) университетка бүләк итә. Профессорлар Э. А. Мейер (1859-1928), М. М. Усов (1845—1902), Н. А. Ливанов (1876—1974) тырышлыгы белән музей «Неаполь» сериясеннән Урта диңгез экспонатлары белән тулылана.

Күргәзмәләр үзгәртү

 
Профессор Э. А. Эверсман (1794—1860), музейның 1828-1860 еллардагы җитәкчесе

Музейның 8 залында 23 төрдәге хайван тупланмалары күрсәтелә, арада сирәк очрый торганнары да бар. Мәсәлән, Квагга зебрасының карачкысы — дөньяда булган тугыз данәнең берсе, РФдә бердәнбер. Соңгы кыргый квагга 1878 елда үтерелгән, 1883 елда Җир шарындагы соңгы исән квагга Амстердам зоопаркында үлгән булган.

Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә экскурсияләр үткәрелә. Ике көн алдан язылу кирәк. 25 кешедән артмаган төркемнәр (4нче сыйныфтан укучылар төркемнәре дә) кабул ителә. Телефоны: 8 (843) 231-52-96.

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани