Фукс йорты (Казан)

Фукс йорты — Казанның Мәскәү һәм Галиәсгар Камал урамнары кисешкән урында урнашкан, 1843 елда төзелгән ике катлы кирпеч йорт. Бу йортта Казан император университеты профессоры Карл Федор улы Фукс (алман. Karl Friedrich Fuchs, 17761846) яшәгән, Александр фон Һумбольт, Михаил Сперанский, Николай Лобачевский һ.б. танылган шәхесләр булганнар.

Фукс йорты
Карта
Төр бина[d]
Мигъмари өслүб классицизм[d]
Урын Мәскәү урамы һәм Галиәсгар Камал урамы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'8.725"тн, 49°6'41.065"кнч

Тарих үзгәртү

1805 елда алман галиме Казан университетына табигать тарихы профессоры итеп билгеләнә, медицина факультетында лекцияләр укый, 18231827 елларда университет ректоры була.

 
Карл Фукс

Йортны профессор Фукс өйләнгәнче үк сатып алган була. Карл Фукс Иске татар бистәсендә юкка гына урнашмый, ул күпкырлы галим — табиб, ботаник, этнограф, төбәк тарихчысы, археолог һәм нумизмат була. Ботаника, нумизматика, зоология буена бай тупланмалар җыя. Борынгы кулъязмаларны эченә алган бай китапханә туплый. «Казан шәһәренең кыскача тарихы»н яза. Татарлар, шулай ук Идел буенда яшәүче башка халыклар турында этнографик хезмәтләр яза.

А. С. Пушкин «Пугачев тарихы» (рус. История Пугачева) өчен материаллар туплаганда, 1833 елда профессор Фукс янында әлеге өйдә була һәм «Пугачев тарихы»нда Карл Фуксны телгә ала[1]:

«биредә язылган илгә һәм чорга багышланган кызыклы мәгълүматлар өчен Карл Фукска бурычлымын»

Карл Фукс йортында заманының күренекле кшеләре Н. И. Лобачевский, М. М. Сперанский (1821 елда), А. фон Һумболдт (1829 елда), төрле елларда Евгений Боратынский, Эраст Перцов, Николай Языков һ. б. булганнар.

Иске татар бистәсе халкы, татарлар галимне «безнең Фукс» дип атаган, чөнки табиб буларак татар кешеләренә медицина хезмәте күрсәтү өчен күп тырышлык куйган.

Карл Фуксның хатыны Александра Андрей кызы (кыз фамилиясе Апёхтина) үлгәч, йортны сатарга туры килә. Кызы Софья Карл кызы ире – прапорщик Дмитрий Александр улы Брылкин белән Казаннан күчеп киткәч, Карл Фуксның бай тупланмалары берәм-берәм юкка чыгып бетә. Йорт Казан сәүдәгәрләре Н. Ерлыкин, П. Серов, Ә. Г. Сәгадиев кулына күчеп тора[2]. 1851 елда архитектор Александр Песке проекты буенча йортка реконструкция үткәрелүе мәгълүм.

Хәзерге заман үзгәртү

1997 елда Татарстан министрлар кабинетының № 599 карары (1997 елның 23 июле) белән Фукс йорты Татарстанның мәдәни әһәмиятле объекты, тарих һәм архитектура истәлеге дип табыла. Ләкин Казанның истәлекле урыны дип табылган әлеге йорт күп еллар буена авария хәлендә тора.

Фукс йорты федераль (2000 — 2005) һәм республика (2007 — 2009) программаларына кертелә, ләкин финанс бүленмәү сәбәпле, торгызылмый кала бирә.

2010 елның декабрендә йортны 1 млн сумга «Арден» ҖЧҖ сатып ала, ләкин 63 млн сумлык төзәтү эшләре башкару һәм йортта 20 кв. м мәйданда Карл Фуксның музей-экспозициясен урнаштыру таләбе куелгач, ширкәт килешүдән һәм йорттан баш тарта[3].

Бер елдан сатуга куелган йортны 3,7 млн сумга «Казанское подворье» ЯАҖ (директоры Эдуард Ибраһимов) сатып ала. Реставрация эшләре төгәлләнә.

2011 елда йортта чираттагы янгын чыккач, шәһәр кешеләре йортны торгызу өчен акча җыя башлый.

1996 елда Татарстан министрлар кабинетының карары белән йорт диварына татарча, урысча, алманча язылган истәлек тактасы беркетелгән:

«Бу йортта 1812—1846 елларда Казан шәhәренең мактаулы кешесе, Казан университетының атказанган профессоры КАРЛ ФУКС яшәде hәм иҗат итте»
«В этом доме в 1812—1846 гг. жил заслуженный профессор Казанского университета, почетный гражданин Казани КАРЛ ФУКС»
«Hier lebte und wirkte von 1812—1846 KARL FUCHS Verdienter Professor der Kasaner Universitat Ehrenburger der Stadt Kasan»

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: Скрипта, 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Леонид Девятых. А был ли Пушкин?... 2018 елның 21 декабрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 09.09.2005
  2. Дом профессора Фукса К. Ф., archived from the original on 2020-09-21, retrieved 2018-10-22 
  3. Полузащитник «Рубина» заселит в дом Фукса креативный класс. БИЗНЕС Online, 26.09.2013