Калып:Баш бит/Вакыйгалар/31 гыйнвар
Белорусиядә Фән көне, Бөтендөнья фокусниклар көне, Науруда Бәйсезлек көне, Халыкара зәркән көне, һ.б.
- 1714 — Петр I Санкт-Петербургта Кунсткамера (рәсемдә) оештыра.
- 1729 — Истанбулда Ибраһим Мөтәфәррика тарафыннан беренче гарәп имлясендәге китап нәшер ителә.
- 1797 — Австрия композиторы Франц Шуберт дөньяга килә.
- 1864 — Мәскәүдә Русиянең беренче хайваннар бакчасы ачыла.
- 1891 — каллиграф, педагог Мөхәммәтгали Мәхмүдов вафат.
- 1912 — татар фәлсәфәчесе, җәмәгать эшлеклесе Мансур Габдрахманов туа.
- 1929 — Лев Троцкий ССРБдан куыла.
- 1942 — беренче һөнәри татар скульпторы Мирзаҗан Байкиев вафат була.
- 1958 — АКШның беренче галәм иярчене җибәрелә.
- 1960 — Арча районы Кушлавыч авылында Г. Тукай музее ачыла.
- 1977 — Казанда Яшьләр үзәге бинасы сафка баса.
- 1989 — Кабулда (Әфганстан) АКШ илчелеге ябыла.
- 1995 — Фәнил Әсәнов, язучы вафат була.