Казан яшьләр үзәге

(Яшьләр үзәге (Казан) битеннән юнәлтелде)

Казан яшьләр үзәге — Казанның Декабристлар урамында урнашкан бина. Тарихи Кәҗә бистәсенең көньяк-көнбатыш читендә 1971–1977 елларда төзелә, архитекторы – Мөнир Хәйруллин. Совет чорында бинаның үзәк өлешендә кунакханә, уң янкормасында ресторан, сул янкормасында бассейн, кино- һәм концертлар залы була. Биредә Юрий Визбор, Владимир Высоцкий, Алла Пугачева, Александр Розенбаум, Отар Иоселиани, Николай Караченцов, Никита Михалков, Станислав Говорухин, һ.б. сәнгать кешеләре чыгышларын ясый йә үзәкнең чараларда катнашып килә.[1][2]

Казан яшьләр үзәге
Архитектор Мөнир Хәйруллин
Карта

1990 елгача ВЛКСМ ҮК балансыда була, шуннан соң комсомолның җирле оешмасы балансына күчерелә, СССР таркалгачтын яшьләр үзәге бинасы «хуҗасыз милек» буларак «Ак Барс» банкына күчә (рейдерларча басып алына[3]), яшьләр үзәге ябыла.[4] 2002 дә бинаның бер янкормасында «Ак Барс» яшьләр үзәге ачыла, ул 2019 тә банкротлыкка чыгып ябыла.[5]

Искәрмәләр үзгәртү