Мөнир Хәйруллин
Мөнир Хәйруллин, Мөнир Галимулла улы Хәйруллин (рус. Хайруллин Мунир Галимуллович) — корымчы (архитектор). Татарстан АССР атказанган архитекторы (1986).
Мөнир Хәйруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөнир Галимулла улы Хәйруллин |
Туган | 24 сентябрь 1936 (88 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | архитектор |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан АССР атказанган архитекторы (1986) |
1936 елның 24 сентябрендә туган. 1965 елда Свердлауда Урал политехника институтын бетерә.[1] Казан циркы бинасы эскизы авторы.[2] Хәйруллин проектлары нигезендә Актер йорты (1967―1968, В. А. Петров, Алексей Спориус белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Мөнир Агишев белән берлектә), Казан яшьләр үзәге бинасы (1971―1977) төзелә.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Постоногов Ю.И. 50 лет архитектурному образованию на Урале. Тюмень: «Вектор Бук», 2003, стр.161
- ↑ Мечты из стекла и бетона. «Татарстан», 2019
- ↑ Динара Валеева. Казанская архитектура эпохи советского модернизма: гостиница Татарстан, МЦ Ак Барс, Новинка, корпуса КФУ, цирк, театр Камала, ЦУМ. Инде, 17.09.2018