Калып:Баш бит/Вакыйгалар/15 апрель
Бөтендөнья сәнгать көне, АКШта — Салымнар, Босния һәм Герцеговинада — Гаскәр, Бразилияда — Туфракны эрозиягә каршы саклау, Россия Федерациясендә — Радиоэлектрон көрәш специалистлары көне, һ.б. истәлекле көннәр
- 1452 — итальян рәссамы, сынчы, галим Леонардо да Винчи дөньяга килә.
- 1765 — рус галиме, тарихчы, шагыйрь Михаил Ломоносов вафат.
- 1865 — АКШ дәүләт эшлеклесе, 16 нчы президенты Авраам Линкольн бакыйлыкка күчә.
- 1894 — ССРБ ЦК КПСС беренче сәркатибе Никита Хрущёв туа.
- 1907 — татар әдәбият галиме Гази Кашшаф дөньяга килә.
- 1913 — татар шагыйре Габдулла Тукай дөнья куя.
- 1923 — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен туа.
- 1925 — фольклорчы галим Илбарис Надиров дөньяга килә.
- 1931 — татар шагыйре Рәшит Гәрәй туа.
- 1952 — музыкант, Җырлыйк әле! тапшыруы алып баручысы Нәҗип Бәдретдинов туа.
- 1955 — АКШның Иллинойс штатында беренче «Макдоналдс» рестораны ачыла.
- 1993 — Төрекмәнстан президенты С. Ниязов төрекмән теленең латин әлифбасына күчүе турында игълан итә.