Калып:Баш бит/Вакыйгалар/7 гыйнвар
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/7 гыйнвар битеннән юнәлтелде)
Православиедә — Гайсә раштуасы, Бразилиядә — Китап уку, Италиядә – Байрак бәйрәме, Либериядә — Беренче юл салучылар, Япониядә — Кешеләр яратылышы көне, һ.б. истәлекле көннәр
- 1610 — Галилей Юпитерның дүрт иярченен ача.
- 1785 — Жан-Пьер Бланшар тарихта беренче булып Ла-Манш аша очыш ясый.
- 1897 — Манауста беренче опера тамашасы уза.
- 1901 — татар язучысы, СССР дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов дөньяга килә.
- 1903 — артист, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашева туа.
- 1913 — АКШта беренче тулыметражлы фильм чыга («Абсент»).
- 1992 — Украина бәйсезлеге Португалия тарафыннан таныла.
- 2010 — язучы, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй вафат була.
- 2015 — Франция башкаласы Парижда мөселман дини фанатиклары Charlie Hebdo редакциясендә канкоеш оештыралар.