Калып:Баш бит/Вакыйгалар/5 апрель
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/5 апрель битеннән юнәлтелде)
Көньяк Кореяда Агачлар утырту көне, Кытай Җөмһүриятендә Элекке буыннарны искә алу көне, Төркиядә Адвокатлар көне, Чилидә Активлык терапия хезмәткәрләре көне, һ.б.
- 1588 — инглиз фәлсәфәчесе Томас Гоббс дөньяга килә.
- 1815 — Сумбава утравында Тамбор янартавының катастрофик атуы була.
- 1843 — Һоңкоң Британ империясе җире булып игълан ителә.
- 1923 — «Туган ягым» җырына сүзләр авторы Рамазан Байтимеров туа.
- 1938 — татар театры артисты Равил Шәрәфи дөньяга килә.
- 1940 — татар журналисты Гайнан Мөхәммәтҗанов туа.
- 1955 — Уинстон Черчилль Бөекбритания премьер-министры вазифасыннан баш тарта.
- 1969 – венесуэл язучысы, мәгърифәтче, Венесуэла президенты Ромуло Гальегос вафат.
- 1992 — Босния һәм Герцеговина Югославиядән чыгуын игълан итә.
- 1994 — "Nirvana" АКШ рок-төркеменең вокалчы һәм җитәкчесе Курт Кобейн дөнья куя.