Калып:Баш бит/Вакыйгалар/29 гыйнвар
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/29 гыйнвар битеннән юнәлтелде)
Гибралтарда Конституция көне, Молдавияда Прокуратура көне, Непалда Хәтер көне, Украинада Янгын сүндерүчеләр көне, һ.б.
- 1845 — Нью-Йорк газетасында Эдгар Поның «Карга» шигыре басыла.
- 1860 — урыс язучысы Антон Чехов туа.
- 1886 — Карл Фридрих Бенц бензин двигательле беренче автомобиль патентлаштыра.
- 1905 — Казанда җирле РСДРП бүлеге тар-мар ителә.
- 1959 — татар шагыйре Әсгать Айдар вафат була.
- 1963 — дин әһеле Илдус Фәиз дөньяга килә.
- 1996 — Венециянең «Ла Фениче» театры яна.
- 2002 — Джордж Буш Гыйрак, Иран һәм КХДҖны «явызлык күчәре» дип атый.