Төп менюны ачу

Казан Тихвин чиркәве

Казан Тихвин чиркәве, рус.  Казанская Тихвинская церковьТатарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе, Татарстандагы керәшен приходлары үзәге. Русия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый.

Чиркәү
Казан Тихвин чиркәве
рус. Казанская Тихвинская церковь
Kazan Tikhvinskaya Church 08-2016.jpg
Ил Русия
шәһәр Казан
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Төп даталар:
1646, 1997 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Рухани (настоятель)Үзгәртү

ТарихҮзгәртү

 
Тихвин чиркәве
 
протоиерей Павел атакай (Павлов). Тихвин чиркәве

Яңа тарихҮзгәртү

1989 елның 23 декабрендә Казан һәм Мари архиепискобы Анастасий (Меткин) фатихасы белән гыйбадәт кылуны татар (керәшен) телендә башкару гамәлгә керә. Петр һәм Павел гыйбадәтханәсенең аскы храмында Павел атакай (Павлов) чиркәү-керәшен телендә гыйбадәт үткәрә. 1997 елда Тихвин чиркәве Русия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә [2], шәһәрнең керәшен приходына тапшырыла, җөмһүриятнең керәшен приходлары үзәгенә әверелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак, татар (керәшен) телендә башкарыла[3]. Русия Библия җәмгыяте җитәкчелегендә Изге китапның инкыйлабка кадәр тәрҗемә ителми калган өлешләрен татар (керәшен) теленә тәрҗемә итү дәвам итә. 2010 елда Тихвин чиркәвенә элек православие дине руханилары җирләнгән каберлек урыны кайтарып бирелә [4]. 2015 елда гыйбадәтханәдә керәшен тарихы һәм мәдәнияте музее ачыла[5]

Кызыклы фактҮзгәртү

8 июльдә Казанның керәшен чиркәве Тихвин Изге Ана иконасын олылый. Әлеге көн керәшен чиркәвенең престольный бәйрәме булып санала.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Ф. Ислаев. Православные миссионеры в Поволжье. Казан, ТКН, 1999.
  2. Р. Ахметьянов. Откуда произошли кряшены. 0 тюркском христианстве. «Ватаным Татарстан», 1997, 23 июль.
  3. Закир М. Татар чиркәве. «Идел», 1994 ел, N 5 – 6.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Илдинә Ядкәрова. Алексей Колчерин: «Керәшен телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар». Азатлык радиосы, 23.10.2019
  2. Постановление Кабинета министров РТ №53 от 29.01.1996 года
  3. «Казанское время», N15, апрель 2001
  4. Постановление исполкома муниципального образования города Казани № 16 от 12 января 2010 года
  5. «Татарстан», 2015, апрель саны
Казанның истәлекле урыннары