Ишем

Русиядә шәһәр
(Ишим битеннән юнәлтелде)

Ишем (рус. Ишим) — Төмән өлкәсендәге шәһәр, Ишем районының административ үзәге.

Ишем
Ishim train station, Russian railroads, Tyumen oblast. Station building left side.jpg
Coat of Arms of Ishim (Tyumen oblast).png
Халык саны 65 142 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1687 Edit this on Wikidata
География
АТБ Төмән өлкәсе
Ил Русия
Мәйдан 46 квадрат километр
ДДӨБ 80 митер Edit this on Wikidata
Координатлар 56.12°N 69.5°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 627750 Edit this on Wikidata
Телефон коды 34551 Edit this on Wikidata


Халык саны — 65 229 кеше (2010).[1]

ГеографияҮзгәртү

Ишем Ишем елгасы өстендә, Төмәннән 319 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. ЕкатиринбурОмск тимер юлында станция.

Сәгать кушагыҮзгәртү

Ишем Екатеринбур вакыты (Yekaterinʙurg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Русиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.

ТарихҮзгәртү

Ишем 1687 елда Корка бистәсе (рус. Коркина слобода) буларак нигезләнә.

1782 елда бистәгә Ишем исеме кушыла, ул шәһәр статусын ала һәм Тубыл калгайлыгы (1796 елданТубыл губернасы) Ишем өязе үзәге була.

1856 елда Ишемда 2 чиркәү, 472 йорт һәм 24 лавка (кибет) булган.

1921 елда Ишем Көнбатыш Себер крәстиәннәр фетнәсе үзәге булган.

1919 елданТөмән губернасы составында, 19231934 елларда — Урал өлкәсе составында.

1931 елданИшем районы үзәге.

1934 елның гыйнвар-декабрендә Об-Иртыш өлкәсе составында, 19341944 елларда — Омск өлкәсе составында, 1944 елданТөмән өлкәсе составында.

1982 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнә.

ХалыкҮзгәртү

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1913[3] 1931[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
2 067 ~2 500 7 153 ~15 200 ~18 200 ~31 000 47 793 56 162 62 522 66 373 67 757 65 229

Милли составҮзгәртү

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 95,0% 95,5%

ИкътисадҮзгәртү

Трактор тагылмалар, механика һәм пышлак кайнату заводлары. Май-пышлак комбинаты, ит комбинаты.

Тегү, өй җиһазлар һәм аяк киеме фабрикалары. Төзү материаллары ясау.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Төмән дәүләт университетының филиалы.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/ishim/
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=714
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы
  11. 2010 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамаларҮзгәртү