Италиядә ислам (итал.  Islam in Italia) — Италия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Италия халкының (60 461 мең кеше) 4,80 % ы (2 987 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам хәзерге Италиядә диннәр арасында (католик һәм православие диннәреннән соң) тарафдарларының саны һәм әһәмияте буенча өченче урында тора. Аны, нигездә, күптән түгел Италиянең колонияләре булган Эритрея, Ливия, Сомали кебек илләрдән, шулай ук күрше төбәкләр — Мисыр һәм Албаниядән күчеп килгән беренче буын иммигрантлар тота.

Равенна мәчете
Гомәр мәчете (Катания, Сицилия) — Италиянең 1980 елда беренче булып ачылган һәм 1990 елда ябылган мәчете

Тарих үзгәртү

 
Италия картасында Сицилия әмирлеге (аста, яшел). 1000 ел

Урта гасырларда гарәп яулап алулары вакытында ислам дине Италиянең көньягында киң таралган булган. Илнең көньягында 847871 елларда Бари әмирлеге(ингл.), 7001091 елларда Сицилия әмирлеге(ингл.) яшәгән. Тарантодагы Ислам дәүләте 880 елда юкка чыга. Ислам Сицилия норманнар кул астында булганда киң таралган диннәрнең берсе булып кала. Гарәп теле, ким дигәндә, гасыр дәвамында дәүләт телләренең берсе булып кала. Әмма 1300 елларга ислам дине утрауда көчен югалта. Фридрих II(ингл.) бөтен мөселман халкын Сицилиядән материк үзәгенә күчерергә боера. Сицилия халкы латинлаштырыла һәм Рим католик диненә күчерелә. XIV гасыр башына кадәр Сицилиядә шактый зур мөселман җәмгыяте саклана әле. Ислам Көньяк Италия мәдәниятенә һәм теленә сизелерлек йогынты ясаган. XIXIII гасырларда Италиядә гарәп телен белү шактый киң таралган булган[2].

Госманлы империясе солтаны Мәхмәт II заманында (1479 елда һәм янәдән 14991503 елларда) төрек гаскәрләре Италиянең төньяк-көнчыгышындагы шәһәрләргә һөҗүм итә. 1479 елда төрекләр Венеция Республикасын җиңә, аның белән солых килешүе төзи һәм Урта диңгездә хуҗа булып ала. 1480 елда госманлылар Родосны яулый. 14231718 елларда Венеция Республикасы Госманлы империясенә каршы сигез мәртәбә сугыш алып барган.

Хәзерге заман үзгәртү

Ислам Италия дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә танылмаган. Католиклыктан аермалы башка диннәр, шул исәптән яһүд дине, Италия хөкүмәте белән имзаланган килешүләр рәвешендә рәсми танылган.

2011 елда Италиядә 1 400 000 мөселман исәпләнгән (ил халкының 2,3 % ы), Италиядә чит ил халкының өчтән бере диярлек (250 000 кеше) Италия гражданлыгын алган. Италия мөселманнарының күпчелеге — сөннилар, шулай ук шигыйлар, бераз әхмәдияләр бар.

Урта гасырларда мөселман халкы тулысынча Сицилия утравында һәм Апулиядә Лучера шәһәрендә тупланса, XXI гасыр башында ул ил буенча тигез таралып урнашкан: 60 % ка якын мөселман Италиянең төньягында яши, 25 % ы — үзәктә һәм 15 % ы — көньякта. Соңгы елларда илгә килүче иммигрантларның чагыштырмача аз өлешен мөселманнар тәшкил итә.

Оешма үзгәртү

Италия мөселман җәмгыятенә бердәм җитәкчелек җитми. 2004 ел азагында Италия министры Джузеппе Пизану мөселман җәмгыяте арасында бердәм җитәкчелек булдыру омтылышы ясап карый. 2005 елда Consulta per l ' Islam Italiano исемле мөселман җәмгыяте шурасы төзелә. Бу шура Италия эчке эшләр министрлыгы тарафыннан сайлана торган 16 мөселманнан тора. Аның максаты — мөселман җәмгыяте белән Италия хөкүмәте арасында даими һәм гармонияле диалог алып бару. Шураның карарлар кабул итәргә вәкаләтләре юк. Ул мөселман җәмгыяте өчен платформа буларак эш алып бара. Шура әгъзалары арасында каршылыклар булу аның эшенә зыян сала.

  • UCOII Unione delle Comunità Islamiche d ' Italia (Италия Ислам җәмгыятьләре берлеге). Соңгы вакытта Ислам җәмгыятьләрен бәйләүче төп звено булырга омтылып, әлеге берлек сәяси аренада актив эшли.
  • Италия ислам мәдәни үзәге, ул Аурупада иң зур мәчет санала торган Рим мәчетендә урнашкан[3].
  • COREIS, Comunità Religiosa Islamica Italiana, Миланда урнашкан, шулай ук Римда филиалы бар.
  • USMI Италиядә мөселман студентлары берлеге. 1970 елларда Перуджада нигез салынган һәм күбесенчә Иордания, Сүрия һәм Фәләстыйн студентларыннан тора.

Италиядә барлыгы сигез мәчет исәпләнә. Италия Аурупада мөселман халкы зурлыгы буенча дүртенче урында торса да, мәчетләр саны буенча Франциядән (анда 2 200 дән артык мәчет урнашкан) һәм Бөекбританиядән (анда 1 500 дән артык мәчет урнашкан) нык калыша. Мәчетләр җитмәү (төзелмәү) сәбәбе — исламның рәсми рәвештә дәүләт тарафыннан танылмавы[4].

Франция, Алмания, Бөекбритания һәм Испания белән чагыштырганда Италиядә мөселман халкы күпкә аз булса да, итальяннар һәм мөселманнар арасында мөнәсәбәтләр киеренке, 55 % италияле ислам диненә тискәре мөнәсәбәт күрсәтә.

Мәчет үзгәртү

Төп мәкалә: Зур мәчет (Рим)
 
Зур мәчет (Рим)

Римның Зур мәчетеРимның җәмигъ мәчете. Мәчетне Әфганстанның мөһаҗирлектәге шаһзадәсе Мөхәммәт Хәсән һәм аның хатыны Разия нигезләгән. Мәчет төзелешенә каршылар була[5], әмма рим папасы Иоанн Павел II проектка үзенең фатихасын биргәч, эш башлана. Мәчетнең архитекторлары — Паоло Портогези, Витторио Джильотти, Сами Мусави постмодерн стилендәге традицион рим архитектурасын хәтерләтүче проект эшли. Бер үк вакытта 12 000 гә кадәр гыйбадәт кылучыны сыйдыра. Ачылыш вакытында (1995) Көнбатыш Аурупада иң зурлардан санала[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү