Илнур Кәримов (1976)

Илнур Кәримов, Илнур Ринир улы Кәримов (1976 елның 20 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — спортчы, спорт хөкемдары, тренер. Карате буенча (киокушинкай / кёкусинкай стиле) РФ һәм Европа чемпионы. Бөтендөнья каратечылары оешмасының 6нчы данына(рус.) һәм шихан(рус.) дәрәҗәсенә ия. Татарстанда әлеге югары исемнәр ике генә спортчыда: Илнур Кәримовның тренеры Борис Беловта (2013)[1], Илнур Кәримовның үзендә.

Илнур Кәримов
Туган телдә исем Илнур Ринир улы Кәримов
Туган 20 май 1976(1976-05-20) (47 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре каратечы
Җефет Ләйлә Рәфкать кызы
Балалар кызы Агилә,
улы Әмил
Ата-ана
  • Ринир (әти)
  • Фәрзанә (әни)
Бүләк һәм премияләре Европа чемпионы
РФ чемпионы
Сайт Илнур Каримов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 20 маенда Казанның Нагорный бистәсендә туып үскән. Әтисе Ринир — Казан оптика-механика заводының әйдәүче инженеры, әнисе — Фәрзанә. Илнур Кәримов Казанның 131нче физика-математика лицеен (1993), Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын (1998) тәмамлаган. 1998 елдан Казан урта мәктәбендә математика укыта, кичке якта Казанның мәдәният сарайларында үсмерләр һәм өлкәннәр өчен карате түгәрәкләрендә тренерлык эшен алып бара. 2018 елдан Казанның Совет районы «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге»ндә (420075 ТР, Казан, Правда урамы, 21а) «Яшь каратечы» (рус. Юный каратист) спорт түгәрәген җитәкли[2].

Каратечы үзгәртү

5 яшеннән әтисе белән иртән Нагорный бистәсендәге аллеядан йөгереп кайта башлый. Кышын әтисе улын Комсомол күле янында урнашкан «Моржлар клубы»на яздыра. Карате спорты белән, китаптан карап, үзлегеннән өйрәнә. Үз тирәсенә унлап үсмер иптәшен дә тарта. Каратега өйрәтү тыелган чорда ирекле көрәш белән дә мавыгып ала: РФ чемпионатларында призлы урыннар яулый. Бераздан тренеры — Борис Александр улы Белов җитәкчелегендә карате белән генә шөгыльләнә башлый. Ел саен Татарстанның һәм РФнең төрле шәһәрләрендә карате буенча (кекусин карате)[3] өлкәннәр арасында узган ярышларда катнаша. Спорттагы уңышлары:

2008 елдан башлап, Европа беренчелекләренә баш хөкемдар итеп чакырыла, мәсәлән, 2019 елның гыйнварында Голландиянең Бреда шәһәрендә узган Европа чемпионатында хөкемдар була[4].

Гаиләсе үзгәртү

Кәримовлар гаиләсе спортчылардан тора. Хатыны Ләйлә, инглиз теле укытучысы, йөгерү буенча спорт остасы. Ләйләнең әтисе Рәфкать, әнисе Рузалина — Арча районы Ашабаш авылыннан. Ләйлә Рәфкать кызы 2018 елдан Казанның Совет районы «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге»ндә «Җиңел инглиз теле» (ингл. Easy English) түгәрәге алып бара [5].

Балалары: кызлары Агилә, триатлон буенча мастерлыкка кандидат (2015); уллары Әмил, йөзү буенча 2нче разряды бар.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ирек Нигъмәти. Илнур Кәримов: «Спорт — көрәшчеләр юлы». «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, август, 2-5нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вконтакте сәхифәсендә
  2. Илнур Ринир улы Кәримов. 2019 елның 30 август көнендә архивланган. «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге»нең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  3. Российская лига каратэ кёкусинкайкан(рус.)
  4. Казанские каратисты вернулись из Голландии. 2019 елның 30 август көнендә архивланган. Татар-информ, 18.01.2019
  5. Ләйлә Рәфкать кызы Кәримова. 2019 елның 30 август көнендә архивланган. «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге»нең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе