Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков, Илдус Сәет улы Нәфыйков, рус. Нафиков Илдус Саидович (1960 елның 12 июне, ТАССР, Куйбышев районы, Кузнечиха) — Татарстан Республикасы прокуроры (2013 елдан). РФ прокуратурасының шәрәфле хезмәткәре, 2нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе[1] (2017)[2][3]. Юридик фәннәр кандидаты. ТР атказанган юристы.
Илдус Нәфыйков | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илдус Сәет улы Нәфыйков |
Туган | 12 июнь 1960 (62 яшь) Кузнечиха Куйбышев районы, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | хокук белгече |
Җефет | Рузалия Нәфыйкова |
Балалар | улы, кызы |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1960 елның 12 июнендә ТАССР Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Кузнечиха авылында туган. Әтисе Сәет-Мөхәммәт Әмин улы, Куйбышев районы авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы. Туганнары — Дамир (эшмәкәр, Яр Чаллы), Лилия (Шувалова) (баш бухгалтер, Сембер).
«Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган (1983). Инглиз телен камил белә.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1977-1978 елларда Куйбышев АТП слесаре.
- 1983-1986 елларда Брежнев шәһәренең Комсомол районы прокурорының өлкән ярдәмчесе.
- 1986-1988 елларда Брежнев шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе.
- 1988-1990 елларда КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы.
- 1990-1995 елларда Яр Чаллы шәһәре прокурорының урынбасары, 1995-1996 елларда беренче урынбасары.
- 1996-2000 елларда Түбән Кама шәһәре прокуроры.
- 2000-2007 елларда Яр Чаллы шәһәре прокуроры.
- 2007-2013 елларда Казан шәһәре прокуроры.
- 2013 елның сентябреннән ТР прокуроры.
КитапларыҮзгәртү
- Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района РТ (автордаш)
- Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города
Башкарган эшләре турындаҮзгәртү
БүләкләреҮзгәртү
- Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
- РФ прокуратурасының 290 еллыгы медале
- РФ генераль прокуроры бүләк иткән корал
- РФ генераль прокурорының мактау грамотасы һ.б.
СылтамаларҮзгәртү
- ТР прокуратурасының рәсми сайты
- ТР эшлекле үзәге сайты 2017 елның 15 февраль көнендә архивланган.
- Биографиясе Бизнес Online газетасында
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Армиядә һәм полициядә генерал-лейтенант, флотта вице-адмирал хәрби дәрәҗәләренә тиң
- ↑ Mail.ru яңалыклары. Татаринформ, 11.07.2017(үле сылтама)(рус.)
- ↑ Бизнес Online, 11.01.2017
Элгәре: Кәфил Әмиров |
Татарстан Республикасы прокуроры 2013—-2018 |
Аннары: ? |