Альберт Сөярголов

Татарстан прокуроры
(Альберт Суяргулов битеннән юнәлтелде)

Альберт Сөярголов[3] (рус. Альберт Суяргулов) яки Альберт Зәки улы Сөярголов (рус. Альберт Закиевич Суяргулов) (1.08.1982) ― Татарстан Республикасы прокуроры (2023 елдан), Санкт-Петербург прокуроры урынбасары (2022―2023), III класслы дәүләт юстиция киңәшчесе (2024)[4][5].

Альберт Сөярголов
Татарстан Республикасы
прокуроры
Вазыйфага керешкән
2023 елның сентябре
Аңа кадәр Илдус Нәфыйков
Санкт-Петербург
шәһәр прокуроры урынбасары
Вазыйфада
2022–2023
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 август 1982(1982-08-01)[1] (42 яшь)
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты[d][2] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[2]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1982 елда туган. Югары техник белемне Санкт-Петербург хәрби-диңгез институтында[d] (2004) һәм югары юридик белемне Санкт-Петербург дәүләт университетында (2010) алган [6].

Хезмәт юлы

үзгәртү

2010 елдан 2011 елга кадәр ― Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

2011 елда ― Ленинград өлкәсе прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2011 елның декабреннән 2012 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2012―2014 елларда ― Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары.

2014―2016 елларда – Санкт-Петербургның Курорт районы прокуроры урынбасары.

2017 елның августыннан октябрьгә кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге башлыгы.

2017 елдан 2022 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы.

2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр ― Санкт-Петербург прокуроры урынбасары. Аның бурычларына федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе, шулай ук гражданлык һәм арбитраж процессында прокурорларның катнашуын тәэмин итү кергән.

2023 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы прокуроры[7]. 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан прокуроры гомуми шартларда һәм региональ хакимият органнары катнашуыннан башка билгеләнә [8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Исемле корал белән бүләкләнгән.
  • «Советлар Союзы флоты адмиралы С. Г. Горшков» медале
  • Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы [9]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://mkam.business-gazeta.ru/person/1896
  2. 2,0 2,1 https://epp.genproc.gov.ru/web/proc_16/about-the-proc/management/2830f416-3e8d-41a2-9486-f55c803ce8d4
  3. Сөяргол нәселеннән, кара Татар исемнәре 2023 елның 26 октябрь көнендә архивланган. @ «Мәгариф» журналы
  4. Указ Президента Российской Федерации от 23.12.2024 № 1097 ∙ Официальное опубликование правовых актов(рус.)
  5. Путин Татарстан прокурорына III класслы юстиция киңәшчесе дәрәҗәсен бирде. Татар-информ, 23.12.2024
  6. Новый прокурор Татарстана Альберт Суяргулов. KP.RU, 25.09.2023(рус.)
  7. Альберт Сөярголов Татарстан прокуратурасын җитәкләячәк. Татар-информ, 25.09.2023
  8. А. Гусева, А. Дмитриев, Д. Казакова. Нового прокурора Татарстана одобрили за полторы минуты: Альберту Суяргулову остается ждать указа Путина. «Бизнес-Онлайн», 25.09.2023(рус.)
  9. Варяг теперь и в прокуратуре: Путин рекомендовал Илдуса Нафикова в Марий Эл, а его сменщика нашел в Питере. «Бизнес-Онлайн», 21.09.2023(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү
Элгәре:
Илдус Нәфыйков (2013―2023)
Татарстан Республикасы прокуроры
2023―2024
Аннары:
?