Илгизәр Гыйлфанов

мәгариф хезмәткәре (Апас районы, Татарстан, Россия)

Илгизәр Гыйлфанов, Илгизәр Хаҗи улы Гыйлфанов[1] (Ильгизар Хазиевич Гильфанов; 1939 елның 13 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Ябалак) ― мәгариф эшлеклесе, укытучы, мәктәп директоры, 1977―2000 елларда Апас районының мәгариф бүлеге мөдире. Россия Федерациясенең (1999) һәм Татарстанның атказанган укытучысы.

Илгизәр Гыйлфанов
Туган телдә исем Илгизәр Хаҗи улы Гыйлфанов
Туган 13 август 1939(1939-08-13) (85 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Ябалак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Җефет Гөлнур
Балалар Рим, Гөлназ, Гүзәл
Ата-ана
  • Хаҗи (әти)
  • Наһар (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган укытучысы (1999)ТР атказанган укытучысы«Хезмәт ветераны» медале «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале (1958)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1939 елның 13 августында Татарстан АССР Апас районы Ябалак авылында туган. Әнисе ― Наһар. Әтисе ― Хаҗи, 1939 елда армиягә алынган, Совет-фин сугышында (1939—1940), Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ржев шәһәре янында һәлак булган.

Югары белемле: 1960 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган[2]. Югары уку йортында белем алганда, 1957―1958 елларда республика югары уку йортлары студентларының жәйге хезмәт отряды составында Казакъстан далаларында иген үстерүдә катнашкан һәм «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале[d] белән бүләкләнгән.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген Апас районы Борнаш мәктәбендә математика укытучысы булып башлаган[3].

1962―1964 елларда армиядә хәрби хезмәттә булган.

1964―1977 елларда ― Апас районы Урта Балтай, Олы Бакырчы авыл мәктәпләрендә физика укытучысы, мәктәп директоры.

1977―2000 елларда ― Татарстан АССР Апас районының мәгариф бүлеге (1991 елдан Татарстан Республикасы Апас районы хакимиятенең мәгариф бүлеге) мөдире[4]. Аның җитәкчелегендә районда 14 яңа мәктәп корылган, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Апас туган якны өйрәнү музеена мәгариф булеге тарихы, күренекле мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләрен яктырткан альбом-китап эшләп китергән[5].

Венгрия, Төркия, Испания, Андорра, Болгариядә сәяхәттә булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Татарстанның атказанган укытучысы
  • «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе
  • 1999 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы ― һөнәри-техник белем бирү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [6]
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • Апас районының Мактаулы гражданины
  • 2024 – «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе[7]


  Илгизәр Хаҗи улы ― безне, яшь укытучыларны, каршы алып, олы юлга, хезмәт юлына озаткан шәхес, һәрвакыт эшебез белән кызыксынып, киңәшләрен биреп, безне чын укытучылар итеп калдырды, әнә шундый кешеләр белән эшләгәнгәдер, нәкъ 40 ел мәктәптән аерылмадым,чын күңелдән юбилее белэн котлыйм, иң изге теләкләремне юллыйм, минем өчен Илгизәр Хаҗи улы ― идеаль шәхес [8]
Гөлнур Хәбибуллина (Мөхәммәтҗанова), укытучы
 

Шәхси тормышы

үзгәртү
 
Улы Рим

1966 елда өйләнгән. Хатыны Гөлнур Гыйлфанова (1941 елда Буа районының Исәк авылында туган), математика укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Гаиләдә өч бала үскән: уллары Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал, 1967), КДУ тәмамлаган журналист, 2006 елдан[9] Азатлык радиосы татар-башкорт редакциясе җитәкчесе (Прага); кызлары Гүзәл, Гөлназ[10].

Кызыклы факт

үзгәртү

Апас районы мөгаллимнәренең август киңәшмәсендә, киңәшмә башланыр алдыннан, әлеге чарага кунак булып чакырылган лаеклы ялдагы мөгаллим Гыйльфанов Илгизәр Хаҗи улы ишектән килеп керүгә, зал бердәм булып торып баса һәм алкышка күмә. Бөтен гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, 24 ел буе район мәгариф бүлеген җитәкләгән, мәгариф өлкәсендә талантлы һәм зирәк җитәкче булып танылган Илгизәр Хаҗи улын шулай олылый якташлары[11].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Бер юбилей уңаеннан. Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы. Апас туган якны өйрәнү музее
  2. Фәнзия Нуруллина. Апаста яшәүче Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Апастово-информ, 13.08.2019
  3. Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы / Шәхесләребез. Рамис Ногманов Вконтакте, 11.08.2022
  4. Гильфанов Ильгизар Хазиевич. Награды России, 10.09.1999(рус.)
  5. Рәмис Ногманов. Апас туган якны өйрәнү музее экспонатларга бай. Апас муниципаль районы, 17.05.2017
  6. Указ Президента РФ № 1215 от 10.09.1999 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  7. Заслуженный учитель Республики Татарстан и Российской Федерации Ильгизар Хазиевич Гильфанов награжден нагрудным знаком «Почетный наставник». «Йолдыз», 30.08.2024
  8. Бер юбилей уңаеннан. Рамис Ногманов Вконтакте, 10.08.2024
  9. Рим Гыйлфанов: «Азатлык радиосы» язмышын АКШ Конгрессы хәл итәчәк. Татар-информ, 20.03.2019
  10. Ландыш Гайнуллина. Үз һөнәренә тугры калган үрнәк гаилә. Апастово-информ, 16.09.2021
  11. Сәвия Тимершина. Матур кеше. «Гаилә һәм мәктәп», 03.08.2019

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү