Апас Туган якны өйрәнү музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Апас туган якны өйрәнү музее (рус. Апастовский краеведческий музей) — Татарстанның Апас районы үзәге Апас шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей).

Апас туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1991
Урын 42235о ТР, Апас районы, Апас, Кызыл Армия ур., 97.
Директор Рәмис Госман улы Ногманов
Сайт Музей сайты

Филиаллары үзгәртү

Тарих үзгәртү

Музейның рәсми тарихы 1991 елның 14 октябреннән башлана. Беренче көннәрендә мәктәпнең бер бүлмәсендә урнаша, соңрак мәдәният йортының икенче катына күчерелә. Музей фондлары район территоиясендә уздырылган экспедицияләр вакытында укучылар тарафыннан табылган әйберләр белән тулыланып тора. 2005 елда музей заманча бизәлгән, иркен, зур бүлмәле, 500 кв. м. мәйданлы махсус бинага күчә. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ атказанган укытучысы, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында җиңүче, 16 музыкаль инструментта уйный белүче музей директоры Рәмис Госман улы Ногманов җитәкчелеге астында эшли башлый. Музейның коллекциясе 15 000 саклану берәмлеге исәпләнә, аларның тарихы, килеп чыгышы турында белешмәләр бирелгән. Апас туган якны өйрәнү музееның өч структур бүлекчә (өч филиалы)бар: Тутай авылында — Сара Садыйкова, ШәмбалыкчыдаФәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева, БакырчыдаШәүкәт Галиев музее. Бөтен район халкы, укучылар ярдәме белән археология залларында тарихи кыйммәткә ия 15 меңгә якын (14 914) экспонат саклана, шуның 9 100 үзәк музейда.

Даими эшләүче экспозицияләре үзгәртү

Музейда 7 төрле юнәлештә даими эшләүче экспозиция залы бар:

  • Археология һәм табигать залы;
  • Революциягә кадәр чор;
  • Татар авылы этнографиясе һәм йорт җиһазлары;
  • 1917-1940 еллар, НЭП, коллективизация һәм репрессия чоры;
  • Бөек Ватан сугышы 1941-1945 еллар;
  • Районның танылган кешеләре;
  • Типография һәм районның бүгенгесе.

Һәр зал экспозициясендә дә бай материаллар тупланган. Аларның иң зурысы «Данлыклы якташларыбыз» һәм «Археология һәм табигать» залы. Бары тик Апас туган як музеенда гына булган уникаль экспонатлар аеруча игътибарга лаеклы.

Музей тупланмасындагы уникаль экспонатлар үзгәртү

Музей тупланмасындагы уникаль экспонатлар:

  • 1,5 млн. ел элек бу төбәктә яшәгән, хайваннар калдыгы (мамонт бәрмә-тешләре һәм балтыр сөякләре, йонлач мөгезборынның баш сөяге, бизон һ. б.)
  • Аммонит (киселгән) – 65 млн. яшь тирәсендәге моллюск
  • Дирхәмнәр – XIII гасырга караган Алтын Урда акчасы
  • XIII-XIV гасыр ризык пешерә торган казан
  • С. Садыкованың калфагы (татарларның милли баш киеме)
  • уен коралы
  • Садри Җәләлнең оныгы бүләк иткән, моннан ике-өч гасыр элек эшләгән, “Зингер” машинасы, шкаф
  • 1904 елгы америка фисгармониясе
  • Сугыш кырларындагы эзләнүләрнең яңа табылдыклары (каска, крушка, дарулар һ. б.)
  • Сугыш еллары журналлары
  • Деушев борынгы шәһәр урынында табылган (тауның көнчыгыш ягында) VI – XIV гасырга караган бөти-амулет (бүре казык теше)
  • Сугыш чоры трофейлары, фронт хатлары
  • Алтын Урда чоры Әзгәри акчалары, 13-14 гасырга караган казан, савыт-сабалар, эш кораллары, этнографик, палентология табылдыклары
  • татар халкының күренекле шәхесләре белән бәйле экспонатлар

Соңгы елларда музей эшчәнлеге үзгәртү

2017 ел музей өчен бик уңышлы ел була. 152 кв. м. мәйданлы уникаль проект белән палеонтология экспозициясе өчен янкорма төзелә. Экспозициягә куелган гигант мамонт, пермь чорына караган сөйрәлүче җир-су хайваннары макетлары эшләнә. Мамонтның биеклеге 2, 85 метр, авырлыгы 10 тонналап, янында кечкенә мамонт та бар. Бу уникаль залда Ишәй авылыннан ерак түгел Үләмә елгасы тирәсендә табылган палеонтологик табылдыкларга нигезләнеп, бу якта яшәгән борынгы хайваннар (мамонт, бизон, мөгезборын һәм сөйрәлүче җир-су хайваннары) дөньясы күрсәтеләчәк. Макетлар һәм экспонатар барлау эше дәвам итә. Төрле тәрбия чаралары, күргәзмәләр, традицион булмаган дәресләр үткәрү, район үзәгенең урам-скверында бюстлар, тарихи корылмалар белән тамашачыларны таныштыру ачык һавадагы музейны хәтерләтә. Экскурсияләр уздыру музей эшчәнлегенең бер тармагы булып тора.

Апас туган якны өйрәнү музее «Музей-күргәзмә эшчәнлеге» номинациясе буенча «Жили-были» «Яшәгән иде...» (А. Пушкин һәм Г. Тукай әкиятләре буенча) проекты белән катнашып, ТР югары бүләге – 400 мең сумлык Грантка лаек була. Проектны музей коллективы төзи. Балалар өчен үтә кызыклы экспозицяне төзү шул Грант акчасына дәвам итәчәк. Һәйкәл монументлардагы сугыш чоры тракторчы хатын-кызлар, атказанган исемен йөртүче, орденлы райондашларның, Ленин ордены кавалерларының, Социалистик Хезмәт Геройларының исемлеген, фотоларын барлау, районның һәм ТР беренче шщхесләре мәгълүматларын барлау музей хезмәткәрләренең зур хезмәт нәтиҗәсе дип әйтәсе килә. «Я - гражданин России» («Мин - Татарстан баласы») эше белән музей хезмәткәрләре мактаулы 3 урынны яулады, диплом белән бүләкләнде. Музейда тәрбия чаралары үткәрү өчен мөмкинлекләр бар. Шундыйларның берсе - 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшыру. Ул һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә төштән соң 14 сәгатьтә башкарыла. Анда культура хезмәткәрләре дә катнаша, иң мөһиме, район Советы, «Яшь гвардия» вәкилләре дә, ата-аналар да катнаша һәм дәрәҗәле үтә. Узган ел 500гә якын бала рәсми Россия документларын ала. Музейда елына уртача 7-8 мең кеше була. Бигрәк тә балалар кызыксынып киләләр. Ни генә дисәң дә бит, музейлар бүгенгене, киләчәкне үткән белән тоташтыручы күпер кебек ул.

Әдәбият үзгәртү

  1. Апас туган якны өйрәнү музее. Апас, 2012 ел.
  2. Шәүкәт Галив музее. Апас, 2011 ел.
  3. Музей директоры Рәмис Госман улы мәгьлүматлары.
  4. Үткәнне тәнкыйтьләмик, ә гыйбрәт алыйк. Татарстан яшьләре, 2017 нче ел, 12.10, 8нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Апас районы.

Искәрмәләр үзгәртү