Иакинф (балет)

Татар дәүләт опера һәм балет театры балеты, 2023

«Иакинф» (чуаш. Иакинф, рус. Иакинф) — 2023 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган 3 актлы (күренешле) балет. Балет спектакленең төп каһарманы – Казан губернасы Чуел өязе Акулево (хәзер Типнеры) авылында туган танылган Көнчыгышны өйрәнүче һәм сәяхәтче, кытай телен белүче, Россия синологиясенә нигез салучыларның берсе, чуаш милләтле күренекле архимандрит Иакинф (Никита Яковлевич Бичурин, 1777―1853)[1].

Иакинф
Фото
Көйязар Резеда Әхиярова
Либретто авторы Ренат Харис
Хореограф Александр Полубенцев
Оркестрга салу Айрат Кашаев
Сценография Вячеслав Окунев
Пәрдәләр саны 3
Иҗат итү елы 2023
Беренче куелыш 2023, 26 сентябрь
Беренче куелыш җире Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры

Авторлар үзгәртү

  • Композитор Резеда Әхиярова музыкасы
  • Либретто авторы — Ренат Харис
  • Биюләрне куючы — Александр Полубенцев
  • Балетмейстер–куючы ― Александр Полубенцев
  • Спектакльнең музыкаль җитәкчесе ― Айрат Кашаев
  • Рәссам-куючы, костюмнар буенча рәссам ― Вячеслав Окунев.
  • Спектакльдә төп партияләрне театр труппасының әйдәп баручы солистлары башкара (Михаил Тимаев, Илнур Гайфуллин, Вагнер Карвальо, Антон Полодюк, Аманда Гомес, Александра Елагина, Лада Старкова[2].
  • Премьера ― 2023 елның 26 сентябре[3]

Эчтәлек үзгәртү

 
Иакинф кытай киемендә. А. Орловский литографиясе, 1828.

Спектакльнең үзәгендә ― XIX гасыр башында зур галим ― Көнчыгышны өйрәнүче һәм сәяхәтче архимандрит Иакинф Бичуринның якты, көтелмәгән күтәрелешләр һәм төшүләр белән тулы язмышы.

Спектакльнең өч акты, төп геройның авыр язмышы борылышларын чагылдырып, Казан, Пекин, Санкт-Петербург шәһәрләрендә бара. [4]

Иакинф (Никита) Бичурин чуаш-рус гаиләсеннән чыккан. Казан руханилар академиясен тәмамлаган, аннары шунда укыткан. 1808―1821 елларда Пекинда була, православие миссиясен җитәкли. Бичуринны Россия синологиясенә нигез салучыларның берсе дип атыйлар; ул гомумевропа танылу алган Россиядә иң беренче Кытайны өйрәнүчеләрдән. Ул беренче тапкыр кытай чыганакларының Бөтендөнья тарихын өйрәнү өчен мөһимлеген күрсәтә. Чуашстанда Иакинфны чуашлардан чыккан беренче һәм иң зур галим буларак хөрмәт итәләр.

1828 елда император Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.[5]

Гомеренең соңгы елларында, кулъязмалары, китаплары, этнографик коллекцияләре язмышы турында уйланып, Иакинф алар Казанда ориенталистика үсешенә хезмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Ул һәрвакыт үзе укыган alma mater ны хәтерендә тота һәм Казан руханилар академиясенең фән өчен лаеклы шәхесләр тәрбияләвен тели.[5]

Спектакльнең озынлыгы ~3 сәгать тирәсе. Спектакль ике антракт белән бара.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү