Александр Орловский

Орловский Александр Осипович (пол. Aleksander Orłowski; 9 март 1777 ел, Варшава13 март 1832 ел, Петербург) — Русия империясе рәссамы. Баталия һәм жанрлы әсәрләр авторы, чыгышы белән поляк [8].

пол. Aleksander Orłowski
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Русия империясе
Royal Banner of Stanisław II of Poland.svg Реч Посполита
Туу датасы 9 март 1777(1777-03-09)[2][3][4][…]
Туу урыны Варшау, Реч Посполита[5][2]
Үлем датасы 13 март 1832(1832-03-13)[2][3][4][…] (55 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Русия империясе[5][2]
Һөнәр төре рәссам, художник-акварелист, иллюстратор, литограф, pastellist, рәсемче, художник-график
Активлык урыны Варшау[2] һәм Санкт-Петербург[2]
Жанр батальный жанр[d]
Әсәрләр җыентыгы Национальная галерея искусства[d], Print Collection of The New York Public Library[d][6], Национальный музей в Варшаве[d], Национальный музей (Познань)[d], Национальная галерея Армении[d], Silesian Museum[d] һәм Национальный музей[d]
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Reference Library[d][7]
Шаблон автора на Викискладе Aleksander Orłowski
Commons-logo.svg Александр Орловский Викиҗыентыкта

БиографиясеҮзгәртү

 
Бию укытучысы. Рәссамның шаян сүрәтләре күп булган
 
Денис Давыдов

Александр Осипович Орловский бай булмаган шляхта гаиләсендә туган. Кенәзбикә Изабелла Чарторыйская, очраклы гына аның сурәт төшерүгә осталыгын күреп калып, булачак рәссамны Варшавада яшәгән рәссам Ж. Норблен де ла Гургенга укырга биргән. Патриотлыгы, мажаралар яратуы Орловскийны 1794 елда хәрби хезмәткә китерә, поляк гаскәре сафында ул Костюшко баш күтәрүендә катнаша. Шунда яраланып, Варшавага кире кайта. Биредә ул тәртипсез тормыш рәвеше алып бара башлый, хәтта фокусник труппасына кереп ала. Норблен, аның артистлык талантын таныса да, азып-тузып йөрүеннән туктатырга тырышып, үзе янына ала. Шуннан бирле Орловский үзен тулысынча сәнгатькә багышлый, ул хәтта Варшавада танылу яулый башлый. Шуннан соң Литвада бер ел яшәп ала, дворяннарның, гади халыкның көнкүрешен өйрәнеп, урыннан урынга күчеп йөри. Варшавага кире кайткач, кенәз Юзеф Понятовскийга якынаеп ала, поляк аристократиясе арасына керә.

Рәссам РусиядәҮзгәртү

1802 елда Санкт-Петербургка килә, биредә аны бөек кенәз Константин Павлович якынайтып ала, Орловский уларның өендә урнаша, сурәтләре, карикатуралары белән җәмгыяттә таныла башлый. Русияне яхшырак өйрәнер өчен Мәскәүгә, Новгородка һәм башка төбәкләргә сәяхәт кыла; моннан тыш Франция, Италия һәм Германияда булып кайта. 1809 елда «Казаклар бивуагы» дигән әсәре өчен Санкт-Петербург Рәсем сәнгате академиясе аңа академик исеме бирә. 1819 елда ул генераль штабка хәрби киемнәр буенча рәсем төшерергә алына.

Орловский — зирәк, үткен, әммә кешедә, фигураларда төп чалымнарны эләктереп алса да, бик җентекләп эшләп тормый торган рәссам. Эрмитажда куелган майлы буяу белән төшерелгән рәсемнәрдән тыш ул бик күп каләм, каурый, акварель белән эшли, бу эшләре патша гаиләсе һәм сәнгать сөючеләрнең альбомнарында торып кала. Ул казакларны, башкортларны, җайдакларны төшерергә ярата, аларны үзе литографиягә күчереп куя [9].

Орловский А. С. Пушкинның «Руслан һәм Людмила» дигән поэмасында да телгә алына:

Бери свой быстрый карандаш,

Рисуй, Орловский, ночь и сечу!

Пушкин Орловскийны шулай ук « Арзрумга сәяхәт» дигән әсәрендә дә телгә ала:

У кибиток… пасутся уродливые, косматые кони, знакомые вам по прекрасным рисункам Орловского.

ФотогалереяҮзгәртү

 
Атлы башкорт. 1823
 
Башкорт җайдагы. 1810 нчы еллар
 
Башкорт
 
Башкорт сугышчылары
 
Җирән атлы җайдак
 
Башкорт
 
Каләм эшләре
 
Башкорт җайдаклары

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Орловский, Александр Осипович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

ИскәрмәләрҮзгәртү