«Зәңгәр күз»татар халык җыры, Казан фольклоры. 1930-еллар башында таралыш ала. Хәзерге татар эстрадасында сүзләре һәм көе үзгәртелгән берничә варианты башкарыла.

«Зәңгәр күз»
Җыр
Язылган 1935 ел
Көй авторы халык көе
Әнвәр Бакиров,
Җәүдәт Фәйзи
Сүзләр авторы Исмәгыйль Вәлиев

Тарих үзгәртү

Әлеге халык җырының үзенчәлекле тарихы бар. 1935 елның язында Казан елга техникумын тәмамлаган Исмай (Исмәгыйль) Вәлиев исемле егет Казан музыка техникумында укучы зәңгәр күзле, бөдрә чәчле кызга гашыйк була. Егет музыкага да сәләтле: гармунда, пианинода уйный, матур җырлый. Исмәгыйль кызга багышлап җыр чыгара. Кыз аның мәхәббәтен уртаклашмый. И. Вәлиев капитан ярдәмчесе булып, пароходка эшкә урнаша. Ләкин Агыйдел буйлап Уфага барган чакта, үз-үзен үтерә. Үлеменең сәбәбе — җавапсыз мәхәббәтме, башкамы — билгесез кала. Аның җыры «Зәңгәр күз» Казан яшьләре арасында таралып өлгергән була. Фольклорчылар (мәсәлән, И. Надиров) җырның сүзләре нык кына үзгәртелгән вариантларын татарлар яши торган төбәкләрдән, шул исәптән Себердән, Омскидан да язып алып кайталар.

Җыр А. Ключаревның «Татар халык көйләре» китабына (К., 1937, 42нче бит), И. Надировның «Татар халык җырлары» китабына (К., 1965, 433нче бит) кертелгән.

1936 елда Җәүдәт Фәйзи җырны гармонияләштерә. Әлеге җырны татар җырчыларыннан беренче булып Мәрьям Рахманкулова үз репертуарына ала.

Җырның Әнвәр Бакиров язган көе дә бар.

Кызыклы факт үзгәртү

Җыр багышланган зәңгәр күзле, бөдрә чәчле кызның кем булуы билгеле. Ул — музыкант, татар хатын-кызларыннан беренче махсус һөнәри белем алган флейтачы Разия Фәйзуллина (1913 елда Казанның Дары бистәсендә туган). Беренче ире — Татар дәүләт академия театрының 19361938 еллардагы баш режиссеры Гомәр Исмәгыйлов (19071983). Икенче ире (1945 елдан) — җырчы Усман Әлмиев (19152011). Улы — рәссам Надир Усман улы Әлмиев (1946).

Җырның сүзләре үзгәртү

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндереп карама.
Күз каравың утлы уктай
Йөрәгемә кадала.

Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз;
Әйтмә лә, бәгырькәем, авыр сүз.

Зәңгәр күзең охшатамын
Зәңгәр таң йолдызына.
Иркә гәүдәң охшатамын
Диңгезнең дулкынына.

Җилбердәтеп искән җилләрдә
Бөдрә чәчең таралган.
Яр булып син яралмаган.
Җан көйдерергә яралган.

Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз;
Әйтмә лә, бәгырькәем, авыр сүз.

Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр —
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгеллеген дә беләм,
Өзелеп сөя яшь күңел.


Әдәбият үзгәртү

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987 ел, 99-100нче бит.
  2. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007 ел, 52нче бит. ISBN 5-298-04044-6

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү