Зента Мауриня (лат. Zenta Mauriņa; 15 декабрь 1897 ел25 апрель 1978 ел) — Латвия язучысы, эссеист, М. Ф. Достоевский иҗатын өйрәнүче, философ һәм тәрҗемәче. Латвияда беренче булып «филология фәннәре докторы» дәрәҗәсен алучы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Латвия
Имя в браке Zenta Raudive[2]
Туу датасы 15 декабрь 1897(1897-12-15)[3][4][5]
Туу урыны Гулбене[d], Латвия
Үлем датасы 25 апрель 1978(1978-04-25)[6][3][4][…] (80 яшь)
Үлем урыны Базел, Швейцария[1]
Җирләнгән урыны Баден-Вүртемберг
Ире яки хатыны Константин Раудив[d]
Әһәмиятле кеше Else Seel[d][7]
Язма әсәрләр теле латыш теле
Һөнәр төре телбелгеч, язучы, тәрҗемәче, балалар язучысы
Эшчәнлек өлкәсе әдәбият белеме[d]
Эш урыны Латвия университеты[d] һәм Уппсала университеты
Әлма-матер Латвия университеты[d]
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d]
Архивлары саклана University of Victoria Special Collections and University Archives[d][8]
Бүләкләр
офицерский крест ордена «За заслуги перед Федеративной Республикой Германия»
Изображение памятной доски
 Зента Мауриня Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мауриня Зента 1897 елның 15 декабрендә Россия империясе Лифлянд губернасы[9] Леясциемс авылында табиб Роберт Мауринь һәм аның хатыны, пианист Мауриня Мелания гаиләсендә туа. Бала чагы Гробиня шәһәрендә үтә. Биш яшендә Мауриня Зента полиомиелит белән авырый, һәм бөтен гомере буе инвалид коляскасында, куркыныч физик сызланулар белән көрәшеп яшәүгә дучар була.

Лиепая рус гимназиясен тәмамлаган (1913-1915). 1921 елда Зента Мауриня Латвия университетының фәлсәфә һәм филология факультетына укырга керә. Ике елдан соң Балтика филологиясе бүлеге буенча махсуслашуны сайлый. Рига педагогия институтында укыта, Латвия университетында лекцияләр укый. Валмиера халык университетында төп лектор була.

19491963 елларда — Упсала университеты доценты. Гомеренең соңгы елларын Германиянең көньягында, Бад-Кроцинген дигән җирдә үткәрә. Анда урындагы зиратта җирләнгән. Вафат булган урыны — Швейцариянең Базель шәһәре.

Шәхси тормышы үзгәртү

Ире Константин Раудив.

Хезмәтләре үзгәртү

Беренче әдәби басмасы «Libausche Zeitung» газетасында — Янис Акуратерсның «Mana vismīļā» хикәясенең немец теленә тәржемәсе (1919). Зента Мауриня 1944 елга кадәр Латвияда барлыгы 19 әсәр бастыра: Райнис, Достоевский, Данте турында монографияләр, «Поездагы тормыш» романы («Dzīves vilcienā») (1941), вакытлы матбугатта күп санлы хикәяләр, тәрҗемәләр һәм башка әсәрләре. Сөргендә вакытта 27 хезмәте латыш телендә һәм 20 хезмәте немец телендә, шулай ук итальян, инглиз, рус, швед, голланд, дания һәм фин телләренә тәрҗемәләре нәшер ителгән. Үз гомерендә Латвияда, Германияда, Швецияда, Финляндияда, Австрияда һәм Франциядә 600 чамасы ачык лекцияләр укыган. Гомуми алганда 70 тән артык китап авторы.

Мауриня Зентаның түбәндәге эшләре немец телендә басылган:

  • Tālais brauciens (Die weite Fahrt) (автобиография)
  • Dostojevskis (Dostojewskij) (биографиясе)
  • Sirds mozaīka (Mosaik des Herzens) (эссе)
  • Prieks Sākumā bija (Im die Anfang Freude war) (хикәя)
  • Mīlētā dzīve — dzīve dzīvotā (Geliebtes Leben — gelebtes Leben) (эссе)
  • Portreti Krievu rakstnieku (Schriftsteller russischer Porträts) (эссе)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118579266 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Чешская национальная авторитетная база данных
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  4. 4,0 4,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  5. Munzinger Personen
  6. FemBio database
  7. https://uvic2.coppul.archivematica.org/maurina-dr-zenta
  8. https://uvic2.coppul.archivematica.org/else-lubcke-seel-fonds
  9. Хәҙер Латвияның Гулбен крайы Леясцием улусы

Әдәбият үзгәртү

  • Schepp O. Das Herz hat Flügel — 1953. — (биография Зенты Маурини).
  • Zenta Maurina. 15.12.1897 — 25.4.1978 : Gedenkschrift zum 100. Geburtstag — Memmingen: Maximilian Dietrich Verlag, 1997.
  • Zentai Mauriņai — 100 : Eiropa, Latvija — kultūru dialogs / Conf.; Ed.: A. Cimdiņa — Riga: Nordik, 1998.(лтш.)(алм.)

Сылтамалар үзгәртү