Закир Ишмөхәммәдов

Закир Ишмөхәммәдов - рус теле укытучысы, Уфа губернасында туган. Хөкем чыгару оешмаларында тәрҗемәче булып хезмәт итә, титуляр киңәшче (титуляр советник) дәрәҗәсен ала. Татар матбугатына мәкәләр язганы билгеле. Ризаэтдин Фәхретдин[1], Габдрәшит Ибраһимов[2][3] белән аралашкан.

Закир Ишмөхәммәдов
Туган телдә исем Закир Җәмәлетдин улы Ишмөхәммәдов
Туган Уфа губернасы,
Үлгән Харбин шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре укытучы, тәрҗемәче
Җефет Кәримә Ишмөхəммəдова
Балалар уллары Искәндәр Ишмөхәммәдов (Вилдан-бәк), Рифат Ишмөхәммәдов (Аяз-бәк), кызлары Мәдинә, Суфия

1893 елда Уфадан Тәрҗемән газетасының 10 еллыгы белән бәйле бәйрәмгә Исмәгыйль Гаспралыга багышлап яңы ысул буенча укыту турында китабын җибәргән [4].

1896 елда Уфаның окружной судында тәрҗемәче булып хезмәт итә[5]. 1897 елда беренче хатыны Һәдия Фәйрузшаһ кызы 30 яшендә вафат була, кабере - Уфаның мөселман зиратында[6].

1900 елны Омскиның окружной судында тәрҗемәче буларак хезмәт итә башлый, һәм Петербургта нәшер ителгән "Миръат" ("Көзге") мәҗмугасында язып А. Пушкин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүен яза [7].

1902 елда Фәтих Кәриминең атасы үлүе сәбәпле кайгы уртаклашу белән хат җибәрә.[8].

1907 елның ахырында аның ярдәме белән Омскиның җәмиг мәчетенә Петропавелдан Ниязмөхәммәт Сөләйманов күчеп хезмәт итә башлый.

1908 елда "Вакыт" газетасында хаты басыла [9].

1914 елдан Петропавел шәһәрендә адвокат булып эшли. Шәһәр хөкүмәтенән татар спектакльләре куйдыру өчен рөхсәт алырга ярдәм итә.

1919 елда Русиядә граждан сугышы башлануы аркасында Иркутскига күченә. Шунда Колчак армиясендә булган мөселман гәскәрләре алдында чыгыш ясаганы мәгълүм.

1920-нче еллардан гаиләсе белән мөһәҗирлектә - Кытайның Манҗүрия өлкәсендәге Харбин шәһәрендә яши[10].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны - Кәримә Ишмөхəммəдова.

Балалары:

  • Искәндәр Ишмөхәммәдов (фамилиясен Вильдан-Бек дип үзгәртә), 1892 елда Уфада туган. 1930 елда Ташкентта яши, кулга алына.
  • Мәдинә Ишмөхәммәдова. 1904 елда Омскида туган.
  • Суфия Ишмөхәммәдова, 1908 елда, Омскида туган.
  • Рифат Ишмөхәммәдов (фамилиясен Аяз-Бек дип үзгәртә), 1912 елда Омскида туган.

Искәрмәләр үзгәртү