Кәримә Ишмөхəммəдова
Кәримә Ишмөхəммəдова - татар хатын-кызлыры мәдәниятен, мәгърифәтен кайгыртып татар матбугатына мәкәләләр язучы кеше итеп билгеле.
Кәримә Ишмөхəммəдова | |
---|---|
Туган телдә исем | Кәримә Хәйдәр кызы Ишмөхəммəдова |
Туган | 1875 Самара губернасы, Бөгелмә өязендәге Каратай авылы |
Үлгән | Харбин шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | иьтимагый эшлеклесе |
Җефет | Закир Ишмөхәммәдов |
Балалар | уллары Искәндәр Ишмөхәммәдов (Вилдан-бәк), Рифат Ишмөхәммәдов (Аяз-бәк), кызлары Мәдинә, Суфия |
1914 елда "Вакыт" газетасында "Петропавелда әдәбият кичәсе" исемле мәкәләсе басыла.[1]
1915 елда Петропавел шәһәрендә хатын-кызлары арасындә мәҗлес оештырып, шунда мəрхүмə Фатыйма-Фəридə исеменə Кәрәкәшле авылында салыначак мəктəп файдасына 95 сум акча туплап җибәргән.[2]
1916 елда "Сөембикә" журналында "Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел" исемле мәкәләсе басыла.[3].
1920-нче еллардан гаиләсе белән мөһәҗирлектә - Кытайның Манҗурия өлкәсендәге Харбин шәһәрендә яши[4]. 1931 елда совет гражданлыгыннан баш тарткан.
1933 елда Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең материаллары арасында аның «Зыялыларыбыз һәм аларга карашыбыз» исемле мәкәләсе чыга.[5]. Шушы ук елны "Япон мөхбире"нең яңадан чыга башлавы берлән тәбрик хаты басыла.[6] 1938 елда Тукайга багышланган кичәдә чыгыш ясаган.[7] 1939 елда Манҗуриянең хөкүмәтеннән Шанхайда яши торган кызына күчү турында гариза биргән.[8]
Гаиләсе
үзгәртүИре - Закир Ишмөхәммәдов, укытучы, тәрҗемәче.
Балалары:
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Вакыт» газетасы, 1914 ел, № 1413
- ↑ «Тормыш», 1915, 24 сентябрь.
- ↑ «Ханым вә туташлар дикъкатенә...» («Сөембикә» журналына 100 ел)
- ↑ Адресно-справочная книга "Весь Харбин на 1926 год"
- ↑ Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
- ↑ "Яңа япон мөхбире" 1933 ел, №4
- ↑ "Милли байрак" газетасы. 1938 ел, 6 май саны, № 20 (119)
- ↑ Ишмухаметова Карима Хойдаровна(үле сылтама) Российские эмигранты в Маньчжурии