Гөлнара Вәлиева (1990)

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты

Вәлиева Гөлнара Рәшит кызы( 17.11.1990, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районы Колгына авылы) — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының солисты (2016 елдан). Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты.

Гөлнара Вәлиева
Туган телдә исем Вәлиева Гөлнара Рәшит кызы(
Туган 17 ноябрь 1990(1990-11-17) (33 яшь)
Башкортстан Республикасы Бөрҗән районы Колгына авылы
Ватандашлыгы  Россия
Белем Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре Җырчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Биографиясе үзгәртү

Вәлиева Гөлнара 1990елның 17 ноябрендә Бөрҗән районы Колгына мәктәбендә балаларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем биреп, лаеклы ялга чыккан укытучы Мөлекова Зиләрә Рәүф кызы белән Вәлиев Рәшит Иргали улының гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга килә.

9 еллык Колгына мәктәбен тәмамлаганнан соң, Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә җыр буенча БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Валеева Миңзифа Таеп кызы классында белем ала (2006-2010).

2010-2015 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенә, академик җыр буенча БРның, РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Юлаев премиясе лауреаты,профессор Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы классында белем ала. 2015-2018 шунда ук стажировка үтә.

Вәлиева Гөлнара күп кенә халыкара, Бөтенрусия, төбәкарa, республика конкурслары лауреаты. 2016 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы солисткасы.

2013 елда Новосибирск шәһәрендә узган М.В. Мясникова исемендәге I Бөтенрусия вокалистлар конкурсында Гран-при яулый.

2014 елда Мәскәүдә Россия Президентнең "Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме чаралары турында" Указына ярашлы үткәрелгән чараның лауреаты була.

Сибайда элекке "Ирәндек моңнары" башкорт халык җырларын башкаручыларның XII төбәкара конкурсында Гран-при яулый.

Налчык шәһәрендә узган вокалистларның Н. Гасташева исемендәге V Төньяк-Кавказ ачык конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.

2015 елда Мексикада 5-нче бөтендөнья Фольклориада фестивалендә чыгыш ясый. Шушы ук елда Кыргызстан Республикасының башкаласы Бишкектә "Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте һәм фәне көннәре" дигән чарада,Уфада үткән 4-нче бөтендөнья башкортлары Корылтаенда чыгыш ясый.

Шушы ук елда Южноуральскида -үткән "Южноуральск - Зальцбург" дип исемләнгән музыкантларның VII халыкара фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемен яулап кайта.

2015 ел бик уңышлы ел була була Бөрҗән сандугачы өчен – Уфада үткән ШОС һәм БРИКС-та мәртәбәле кунаклар алдында чыгыш ясау бәхете дә тия аңа. Агымдагы ел уңышлар белән генә елмая – Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәрендә узган Россиянең музыкаль вузлары вокалистлары чыгарылучыларның XXXXIII смотр-конкурсында лауреат исемен ала.

2016 елда - Уфада Заһир Исмәгыйлов исемендәге III Халыкара музыкант башкаручыларның конкурсы лауреаты.

2017 елда – "Башкорт җыры" телевизион конкурсының Гран-при иясе була. Нариман Сабитов исемендәге IX музыкантларның Халыкара конкурсында III дәрәҗә лауреат исемен яулый. Саратовта узган вокалчыларның XXXI Халыкара Собинов фестивалендә II дәрәҗә премиягә лаек була.

2018 елда Уфадә үткән Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика вокалчылар конкурсының төп призы – Гран-при да аңа тия. 2019 елда Казакъстанның Алма-ата шәһәрендә узган Б.Түләгәнова исемендәге вокалчыларның X халыкара конкурсының дипломанты булуга ирешә.

Репертуары үзгәртү

  • Ж.Бизе. «Кармен». Фраскита
  • З.Исмәгыйлов. «Салават Юлаев». Әминә
  • Дж.Верди. «Риголетто». Джильда

Концерт репертуары үзгәртү

  • Башкорт композиторларының арияләре һәм романслары, рус һәм көнбатыш-Аурупа классикасы.
  • Башкорт халык җырлары.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 2013 – М.В. Мясникова исемендәге I Бөтенрусия җырчылар конкурсында Гран-при (Новосибирск шәһәре).
  • 2014 – "Ирәндек моңнары" XII төбәкара башкорт халык җырларын башкаручылар конкурсында Гран-при (Сибай шәһәре).
  • 2014 – Н.Гасташева исемендәге V Ачык Төньяк Кавказ конкурсында I дәрәҗә лауреат (Нальчик шәһәре).
  • 2015 – VII "Южноуральск - Зальцбург" халыкара музыкантлар фестиваленең I дәрәҗә лауреаты (Көньяк Урал шәһәре).
  • 2015 – Россиянең музыкаль югары уку йортларын тәмамлаучы вокалчыларның XXIII смотр-конкурсының I дәрәҗә лауреаты (Петрозаводск шәһәре).
  • 2016 – Заһир Исмәгыйлев исемендәге музыкант-башкаручыларның III Халыкара конкурсының I дәрәҗә лауреаты (Уфа)
  • 2017 — Нариман Сабитов исемендәге IX халыкара музыкантлар-башкаручылар конкурсының III дәрәҗә лауреаты (Уфа).
  • 2017— Собинов фестиваленең икенче премиясен яулый

Сылтамалар үзгәртү