Григорий Павлов (1920)

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Григорий Павлов, Григорий Родион улы Павлов (рус. Павлов Григорий Родионович, 1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе, Чыпчык вулысы, Керасиново1994 елның 5 ноябре, Киев, Украина) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1943), ССРБ атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант (1980). 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 10 мартына кадәр 507 сугышчан очыш ясаган, 108 һава сугышында катнашкан, шәхсән 19 (төркем белән тагын 6) дошман очкычын бәреп төшергән.

Григорий Павлов
Туу датасы 10 февраль 1920(1920-02-10)
Туу урыны Казан губернасы, Арча кантоны, Керасиново
Үлем датасы 5 ноябрь 1994(1994-11-05) (74 яшь)
Үлем урыны Киев
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Украина Украина
Гаскәр төре авиация авиация
Дәрәҗә генерал-лейтенант генерал-лейтенант
Җитәкчелек иткән эскадрилья
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены Кызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1980

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Г.Р. Павлов очышлар ясаган Як-9У хәрби очкычы. 1942
 
Г.Р. Павлов, генерал-лейтенант

1920 елның 10 февралендә Казан губернасы Казан өязе (1920 елның маеннан ТАССР Арча кантоны, хәзерге ТР Биектау районы) Керасиново авылында 9 балалы (6 бала үзләренеке һәм 3 ятим бала тәрбияләүче) керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 4 сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. 1933-1936 елда Усад авылында 7 сыйныфлы мәктәптә укый. Казанда ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган, Ленин исемендәге заводта (дары заводы) эшләгән. 1937 елда Казанда аэроклубта шөгыльләнгән һәм очучы таныклыгы алган. 1938 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Чкалов хәрби авиация мәктәбен тәмамлаган (Ырынбур, 1940). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Төньяк-Кавказ фронты 4 нче Һава армиясе 9нчы гвардия истребитель авиадивизиясенең 42нче гвардия истребитель авиаполкы эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты Г. Павлов 1943 елның июненә кадәр 378 хәрби очыш ясаган, 61 һава сугышында катнашкан, шәхсән 11 (төркем эчендә тагын 5) дошман очкычын бәреп төшергән. 1943 елның 2 сентябрендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соң хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Хәрби һава көчләре академиясен (1949), Генштаб хәрби академиясен (1960) тәмамлаган. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән җитәкчелек итә. 1980 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Ростов-на-Донуда яши, соңрак Киевка күчә. 1994 елның 5 ноябрендә вафат. Киевның Лукьянов хәрби зиратында җирләнгән.

Китаплары үзгәртү

  1. Вам взлет!
  2. Однополчане (М.: ДОСААФ, 1985)[1]
  3. В военном небе (кулъязмада)[2]
  4. На кубанском небе
  5. Друзья мои однополчане
  6. Крылья мужества

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Киевта Лукьянов хәрби зиратында куелган һәйкәл
  Биектауда Каһарманнар алееясындагы бюсты.
  • Биектау районы Чыпчык урта мәктәбе музеенда Г.Р. Павловка багышланган күргәзмә оештырылган[3].
  • 2011 елда Биектауда Каһарманнар аллеясында бюсты куелган[4].
  • Чыпчык авылында урамга исеме бирелгән.
  • Усад урта мәктәбе диварына истәлек тактасы куелган, мәктәптә мемориал оештырылган.

Кызыклы факт үзгәртү

Г.Р. Павловның Д-739188 саны куелган шәхси эше папкасы Лондонда аукционга сатуга куелган булган. Каһарманның фамилиядәше Александр Павлов папканы, 1 мең ка сатып алып, РФгә алып кайткан. Росохранкультура шәхси эшне каһарманның кече Ватанына, Казанга җибәргән. Папка ТР милли музеена тапшырылган[5][6].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои Советского Союза – наши земляки. Кн. 3. К., 1986.
  2. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963.
  3. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990.
  4. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-010016
  5. М.Ю. Быков. Победы сталинских соколов. М.: «ЯУЗА - ЭКСМО», 2008
  6. Война...Судьбы...Память...Песни...(авторы-составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү